Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:27

Русия финанс министры үз казнасыннан Беларуска кредит бирмәячәген әйтте һәм Минскины Халыкара валюта фондына мөрәҗәгать итәргә чакырды. Белгечләр исә Мәскәү шушы юл белән Минскига басым ясарга тели дип саный.

Беларус дәүләт банкы валюта бәяләренә чикләүне бетерде. Әгәр элек банклар валютаны дәүләт банкы куйган бәядән 2%ка арттыра алмаса, хәзер инде бу чикләүләр бетерелде. Әлеге хәлдән соң коммерция банклары доллар, евро, хәтта Русия рублен дә берничә тапкырга арттырды. Аның нигезендә беларус акчасы 30%ка диярлек кимеде. Әгәр дәүләт банкы биржасында бер доллар өч мең беларус рубле торса, банк араларында ул хәтта биш мең беларус рубленә җитә.

Шуңа да карамастан, бүгенге көндә Беларус илендә гади халыкка валюта сатылмый. Гомумән валюта кризисы илдә март уртасыннан бирле дәвам итә. Рәсмиләр әлеге хәлне халыкның таможня берлегенә кергәнче арзанрак бәядән чит ил машиналарын сатып алу өчен валютаны алып бетерү белән аңлатса, белгечләр моны илнең миллиардларча сумлык бурычына бәйли.

Әлеге авыр хәлдән чыгу өчен Беларус Русиядән һәм Евразия икътисади берлегеннән (ЕврАзЭС) кредит сорады. Ләкин чәршәмбе Русия финанс министры Алексей Кудрин ил казнасыннан кредит бирү мәсьәләсе бөтенләй каралмый, ә акчаның бары Евразия икътисади берлегенең кризиска каршы фондыннан гына бүленәчәген әйтеп, беларусларны аптырашта калдырды. Русия һәм Беларустан тыш, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан илләре кергән бу Евразия икътисади берлеге бары бер миллиард доллар кредит кына бирәчәк.

Беларустагы сәясәт белгече Андрей Федоров сүзләренчә, бу сөйләшүләр инде ике ай диярлек бара.

“18 апрель көнне шул ук Кудрин сөйләшүләр ай азагына кадәр дәвам итәчәген әйтте. Өч көн узгач Русиянең Беларустагы илчесе Александр Суриков Мәскәүнең кредит бирмәскә бернинди сәбәпләре юк дип белдерде. Тагын биш көннән Беларус финанс министры Андрей Харковец өч миллиард долларлык (бер милларды - Русия, ике миллиарды - Евразия икътисади берлегеннән) кредит мәсьәләсендәге кайбер нечкәлекләр атна дәвамында хәл ителәчәк дигән иде. Кудринның белдерүе көтелмәгән булды”, ди ул.

Халык беларус рубльләрен валютага алмаштырырга тели
Мәскәү бушка гына кредит бирми

Русия финанс министры исә кризистан чыгу өчен Евразия икътисади берлеге бүләчәк бер миллиард долларның гына Беларуска җитмәячәген әйтте һәм Минскины Халыкара валюта фондына мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Мәскәүнең кинәт кенә кредит бирүдән баш тартуын күпләр әлегә аңлап җитми. Кайбер белгечләр, Мәскәү мөгаен кайбер Беларус дәүләт ширкәтләрен сатып алу турында сөйләшүләр алып баргандыр һәм уңышсызлыкка очрагач кредит бирүдән баш тартырга уйлаган, дип бара. Русия инде күптән «Белтрангаз» һәм нефть эшкәртү корылмаларына кызыга. Һәм валюта җитмәү шартларында Беларус бу ширкәтләрнең хиссәләрен Русия инвесторларына сатар дип өметләнә.

Федоров исә Кудринның белдерүе Мәскәүнең соңгы сүзедер дигән фикердә.

«Русиянең кредит бирүдән баш тартуы турында Кудрин барлык җәмәгатьчелек алдында әйтте. Әгәр Мәскәү беларус ширкәтләрен хосусилаштыруга өметләнсә, ул «сәхнә арты» сөйләшүләрен алып барыр иде. Кудринның белдерүе бу инде җепнең өзелүе», диде ул.

Шул ук вакытта Федоров Мәскәү беркайчан да шулай җиңел генә кредит бирмәвен искә ала. Һәм бу юлы да ул мөгаен Беларус белән «мәче-тычкын» уены уйнагандыр дип саный. Әлеге хәл 19 декабрьдәге президент сайлавы нәтиҗәсендә туган хәл белән бәйле булырга мөмкин. Оппозицияне төрмәгә утырткач, Көнбатыш Беларуска бернинди ярдәм бирмәячәген искәртте. Шулай итеп, Минскига таяныч буларак бары Мәскәү генә калды һәм хәзер федераль үзәк аны оста файдалана.

Кудринның белдерүе 19 майга планлаштырылган Русия премьер-министры Владимир Путинның Беларуска сәфәре алдыннан булды. Кудрин шулай ук Беларус үз дәүләт ширкәтләрен хосусилаштырып 2 миллиард доллар акча эшли алачагына ишарәләде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG