Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:39

Казандагы “Черек күл” бакчасына машина кую урыны төзүгә җәмәгатьчелек, экологлар, геологлар да каршы. 14 майда митинг булачак.

Казан үзәгендәге “Черек күл” бакчасы язмышы кыл очында. Аны бөтенләй юк итеп, бу урында машиналар кую урыны төзелергә мөмкин. Казан университеты галиме, Русиянең тарихи һәм мәдәни истәлекләрне саклау җәмгыятенең Казан бүлеге вәкиле Искәндәр Ясәвиевне Татарстан президенты Миңнеханов, шәһәр башлыгы Метшин һәм башка түрәләрнең әлеге бакча капкасы янына килеп, фикерләшеп торуы бигрәк тә сагайткан.

16 апрель көнне җитәкчелек машина кую өчен салыначак күпкатлы биналарны кая урнаштыру мөмкинлеген тикшереп йөргән иде. Хөкүмәт порталына эленгән видеода президент янында булган түрәләрнең берсе авызыннан нәкъ “Черек күл” кырыенда “бер каты барыбер аста булачак инде аның” дигән сүзләрне дә ишетергә була (видеоның 4нче минутында).


Искәндәр Ясәвиев “Черек күл” бакчасы - үзәктәге балалар белән бергә иң кулай ял итү урынының юкка чыгу куркынычы да бар дип тә әйтә.

“Белүемчә, анда төзеләчәк машина кую урынының ике проекты бар. Берсе 1300, ә икенче бер проект 1900 машинага исәпләнгән. “Черек күл”нең буеннан-буена бик зур машиналар кую урыны төзергә җыеналар. Бу хәл тормышка аша калса, зур һәлакәт булачак. Казанда яшеллек булган урыннар бик аз. Мин үзем шәһәр үзәгендә яшим. Балалар белән кая да булса ял итү урыны юк. “Черек күл” әлегә кадәр шундый бердәнбер урын иде. Хәзер инде анысы да куркыныч астында”, ди Ясәвиев.

“Черек күл” Татарстан башкаласындагы бердәнбер балалар өчен бакча булып та исәпләнә. Юлкүрсәткечләрдә шулай дип атала.

Геологлар: Күрше биналар җимерелергә мөмкин

"Черек күл" фонтаннары
11 майда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте вәкилләре геологлар белән сөйләшкән булган. Геологлар “Черек күл” бакчасы астында җир асты күлләре бар дип белдергән.

Белгечләр: “Әгәр машиналар кую урыны төзелә калса, әлеге күлләрдән кысырыкланган суның янәшәдәге биналарның идән асларын да басу куркынычы бар”, дип белдергән.

Тарихта мондый вакыйгалар булгалаган инде. Монда кайчандыр барлыгы алты күл җәйрәп яткан. XIX гасырда аларны күмгәннәр. Ә 1890 елда Александр пассажы бинасында зур-зур ярыклар барлыкка килә. Дзержинский урамының ике ягындагы йортлар да әлеге хәлгә дучар була.

Белгечләр, әгәр субайлар сугып бина төзелә башласа, шул тирәдәге йортларга һәм Татарстан эчке эшләр министрлыгы бинасына да зур зыян килергә мөмкин, дип әйтә.

“Черек күл”не юк итү – канун бозу


"Черек күл" бакчасында җәяүлеләр сукмагы
“Черек күл” республика дәрәҗәсендә мәдәни мирас булып тора. Аны юк итү Русия халыкларының мәдәни мирасы турындагы 73-нче канунны бозу булачак.

Болар хакында тарихи һәм мәдәни истәлекләрне саклау җәмгыяте Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган ачык хатта да әйтә.

Әлеге хатта җәмгыять “Черек күл”не тагын да матуррак итү өчен үз проектын да тәкъдим итәчәген белдерә. Машина кую урыны өчен эшлекле тәкъдим белән чыгачагын да әйтә.

Бу көннәрдә, Ясәвиев сүзләренчә, әлеге бакчаны саклап калу өчен имзалар җыю дәвам итә. Интернетта vkontakte сәхифәсендә үз төркемнәрен булдырганнар. Хакимиятләрнең яшеллек бәрабәренә машина кую урыны төзүгә ризасызлар меңгә якын кеше җыелган.

“Парк парковкага караганда кирәгрәк”


14 май сәгать 10да башланачак митингны оештыручылар чарага берничә йөз кеше килер дип көтә. Анда да имзалар җыю дәвам итәчәк. Шулай ук митинг вакытында “Парк парковкага караганда кирәгрәк!”, “Черек күл”дән кулыгызны алыгыз!”, “Тарихны асфальт белән томалатмаячакбыз!” һәм башка шигарләр дә күтәреләчәк.

Тарихи һәм мәдәни мирасны саклау җәмгыятенең бу чарасын Казан экологлары да хуплаган.

“Черек күл”дәге үзәк чәчәк түтәле янында бакча тарихына багышланган фотолар һәм рәсем сәнгате әсәрләре күргәзмәсе дә урнаштырылачак.

Кыйбатлы машиналарга яхшы түбә


Мөгаен, “Черек күл”не бетереп, анда машина кую урыны төзергә теләүчеләр тиз генә баш бирмәс. Чөнки “Черек күл” әлеге проектны тормышка ашыручылар өчен иң төшемле урын булачак.

Шул тирәдә Казан шәһәре хакимияте, төрле комитетлар, эчке эшләр министрлыгы һәм хөкүмәтнең башка оешмалары да урнашкан. Ә билгеле булганча, анда эшләүчеләрнең кыйммәтле машиналарын куярга яхшы урын кирәк.

Сүз бар, ә эш күренми

Шулай да Казан җитәкчелеге соңгы вакытта тарихи биналарның һәм истәлекле бакчаларның әһәмияте, аларны саклау турында сөйләнә башлады.

Искәндәр Ясәвиев
11 майда шәһәр мэры Илсур Метшин “Иске татар” бистәсендә булып Юнысовлар мәйданын төзекләндерү проекты белән дә танышты. Гадәттә, бер-бер тарихи бина, я булмаса бакча тирәсендә шау-шу чыга башласа, җитәкчелек яхшы гамәлләре белән игътибарны башка бер урынга юнәлтергә тырыша.

Искәндәр Ясәвиев тә, җитәкчелек соңгы вакытта тарихи урыннарны саклау турында күп сөйли, әмма әлегә кадәр бөтенесе дә сүздә генә кала, дип әйтә.

“Әлегә “Черек күл” мәсьәләсе тикшерелә генә. Әгәр машина кую урыны төзү турында карар булса, ул вакытта прокуратурага шикаять итәргә нигез булачак”, ди Ясәвиев.

Миңнеханов: Нигә Казанда парклар төзелми?


2009 елның гыйнвар азагында, Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт башлыгы булып эшләгәндә, Татарстан экология министрлыгының еллык утырышы вакытында: “2013 елда булачак Универсиада уңаеннан, Казанны гына алыйк. Соңгы вакытта башкалада ничә парк барлыкка килде? Берәү дә юк, шулай бит име.

Без Лондонга барганда һәрвакыт паркларның күплегенә гаҗәпләнәбез. Әле күптән түгел генә Минскида булып кайттык, ул да башкача. Казан бит үзебезнең шәһәребез. Нигә анда шундый парклар юк?” дигән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG