Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия кеше эчке әгъзалары сатучыларны тикшерүне таләп итә


Сербия тышкы эшләр министры Вук Ермич, БМОны, Косова бәйсезлеге өчен сугыш вакытында, 90-нчы еллар ахырында, Косова гыйсьянчылары кешенең эчке әгъзаларын саткан дигән гаепләүне, тикшерергә чакырды. Бу хакта ул кичә БМО Иминлек шурасы тыңлауларында чыгыш ясап әйтте.

Европа Берлегенең Хокук саклау миссиясе EULEX гыйнвар ахырында Европа Берлеге вәкиленең махсус хисабында әйтелгәннәрне тикшерә башлады. Анда кайбер Косова җитәкчеләре, шулай ук премьер-министр Һашим Тачи да, җинаятьчел эшчәнлеккә - кешеләр урлауда, үтерүдә һәм кешенең әгъзаларын сатуда катнашы булу турында әйтелә.

Косова хөкүмәте бу гаепләүне кире кага.
XS
SM
MD
LG