Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бин Ладен хатыннарыннан сорау алганнар


Пакстан иминлек көчләре Кушма Штатларның махсус хезмәтенә “Әл-Каидә”нең үтерелгән башлыгы Осама бин Ладенның хатыннарыннан сорау алырга рөхсәт биргән.

CNN, американ һәм пакстан рәсмиләре сүзләренә таянып, әлеге сорау алуда күп мәгълүмат тупланмаган, дип белдерә. Чөнки хатыннар американ махсус хезмәтен дошманнар кебек кабул иткән.

Бин Ладенның хатыннарының икесе - Согуд Гарәбстаннынан, берсе - Йәмәннән.

Бин Ладен 1 майда Исламабадтан ерак булмаган Абботабад шәһәрендә Кушма Штатларның махсус хезмәте тарафыннан юк ителде.
XS
SM
MD
LG