Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вакыйгалар дисбесе: май уртасы хикмәтләре


 “Болгар номерлары” шәүләсе күренә башлады
“Болгар номерлары” шәүләсе күренә башлады

Һәр җомга “Азатлык”ның Казан студиясендә нәкъ шул көннәрдә булган яки булачак әһәмиятле һәм хикмәтле вакыйгаларга багышланган “Вакыйгалар дисбесе” тапшыруы әзерләнә. Май уртасы дисбе төймәләре гадәттәгечә табышмаклы булды.


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурга барып, андагы тәҗрибәне өйрәнде. Аннары ул министрларны, район, шәһәр башлыкларын да идарә итү осталыгына өйрәнергә шул ук диңгез аръягына җибәрә башлады. Яшьләрне чит илләрдә укытыр өчен Татарстанда ел саен 200 миллион сум акча бүленә.

Герман Греф түрәләргә сабак бирә

Пәнҗешәмбе көнне хөкүмәт әгъзалары һәм иң зур ширкәт башлыклары җыелып, Саклык банкы җитәкчесе, Русиянең элекке икътисад министры Герман Грефның лекциясен тыңлады. Стратегик фикер йөртә белүче Греф күпләрне аптырашта калдырган. Кайбер түрәләр “мин моңа кадәр идарә итүгә дөрес карамаганмын икән” дип белдерде. Герман Греф “студентларның 3нче курста чакта ук һөнәри белемнәре искерә”, дигән.

Уңышлы итеп эшләр өчен һәр хезмәткәргә дистәләрчә белгечлектә күпмедер дәрәҗәдә белем һәм осталык булдырырга кирәк. Ягъни карьера ясыйм дигән кешегә 2-3 диплом гына түгел, ә 30дан артык һөнәргә ия булырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов, дәүләт идарәсе укуларына үзләре урынына урынбасарларын җибәргән министрларга игътибар белән карап, алардан котылу юлларын эзләргә вәгъдә бирде.

Татарстанда яңа Югары мәхкәмә рәисе

Атна уртасында Ирек мәйданы янында Татарстан Югары шурасы белән беррәттән төзелгән матур бинада яңа рәис эшкә кереште. Республиканың Югары мәхкәмәсе рәисе булып, 3 дистә ел эшләгән Геннадий Баранов ялга киткәч, 14 ел дәвамында аның урынбасары булган Илгиз Гыйләҗев баш хөкемдар итеп расланган.

Халыкның күпчелеге Югары мәхкәмәнең мөстәкыйль өч хакимият тармагының берсе булуына төшенеп бетмәсә дә, бу үзгәрешкә игътибар итте. Хәтта телевидение каналларының иң популяр тапшыруларына Илгиз Гыйләҗевне чакырып, телефон аша хикмәтле сораулар бирделәр. Илгиз Гыйләҗев, мәхкәмәләр эшендә җитешсезлекләр булса да, хөкемдарлар арасында ришвәтчелек факты табылганы юк, диде.

Совет районында хөкемдар булып эшләгән Галиуллин фамилияле кешенең бандитлар урынына милиционерлар яллап, кеше үтертүе турында сораучылар булмады. Гомумән, Татарстан хөкемдарлары иң әзерлекле, гыйлемле белгечләр икән.

Русиянең Югары мәхкәмәсе рәисе Вячеслав Лебедев Казанга килеп, мондагы мәхкәмә бинасын һәм аның эчендәге эш оештырылышын башкаларга үрнәк булырлык могҗиза дип атады. Илгиз Гыйләҗев рәис сыйфатында беренче эш көнендә үк Югары мәхкәмә бинасына турыдан-туры теләсә кемне кертергә рөхсәт бирде.

Казан аша үтү өчен салым кертүчеләрне хөкем итәләр

Татарстан хөкемдарларына тапшырылган эш тә, игътибар да арта бара. Соңгы көннәрдә “Кинопленка” оешкан җинаятьчеләр төркеме хөкем ителде. Бандитлар һәм алдакчылар хөкем утыргычына күпләп утыртыла. Бу көннәрдә тыга 5 казанлы Совет районы мәхкәмәсендә хөкем ителә. Алар Җиңү проспекты буйлап җилдерүче йөк машиналарын туктатып, чит төбәктән килүчеләргә 500 сум салым салганнар.

32 яшьлек Владислав Пашин җитәкчелегендәге төркем салым түләмәүчеләрнең машина тәрәзәсен тимер шарлар белән ватуны оештырган. Таксистлардан алына торган салым башта 600 сум булса, хәзер һәр машинадан 9 мең сум салым түләткәннәр.

Радик Пузырев Страсбургка гариза язган

Тукай районы милиция җитәкчесе Рәмзил Сәләхов өч ел элек үзенең туган авылында чүп яндырган 5 эшчеләрне кыйнаганы өчен шартлы рәвештә 3 елга иректән мәхрүм ителгән иде. Кыйналучы Радик Пузырев үзенә китерелгән рухи зыян өчен 226 мең сумлык компенсация таләп иткән.

Мәхкәмә аңа 5 кенә мең түләргә карар чыгарды. Дөрес, Рәмзил Сәләховка бирелгән җәза хәтсез генә йомшартылган, шуңа күрә аның тарафыннан кыйналган Пузырев Русия Федерациясенә каршы Страсбург мәхкәмәсенә гариза язган.

“Болгар номерлары” шәүләсе күренә башлады

Ике ел элек сүтелгән “Болгар номерлары”на багышланган мәкаләләр, тапшырулар, пикетлар, митинглар бөтен татар дөньясына билгеле. Узган пәнҗешәмбе Камал театры бинасында Актаныш халык театрының “Кыз урлау” спектаклен карарга килгән тамашачылар “Болгар номерлары”ның яңадан торып басуын күреп шаккатты. Чыннан да, сүтелгән бина урынына тышкы яктан элекке бинаны хәтерләткән яңа йорт пәйда булган.

Аның почмактагы гөмбәзе дә куелгач, кайбер машина йөртүчеләр “өнемме бу, төшемме” дип машина юлына түгел, ә юктан бар булган бинага карап үтә. Дөрес, бу бинаның диварлары тулысынча төзеп тиешенчә буялмаган, ә дивар урынына бинаның сарыга буялган фасад өлешен күрсәтүче рәсемле тукыма күзгә ташлана.

Яңа бина элеккесеннән бераз озынрак һәм югарырак буласы икән. “Болгар номерлары”н сагынган кешеләр Татарстан урамына барып, бу бинаның булачак сурәтен карый ала.

Болгар җыены 18 июньгә билгеләнә

Соңгы елларда июнь уртасында Шәһри Болгарда 20 меңләп мөселман катнашкан зур җыен оештырыла. Быел биредә “Яңарыш” вакыфы төзегән яңа биналар, чатырлар һәм башка уңайлыклар кунакларны көтеп тора. Миңтимер Шәймиев һәм ул җитәкләгән вакыф бер ел эчендә керткән үзгәрешләр шунда ачыкланачак.

Изге Болгар җыенын Татарстан диния нәзарәте, Русия мөселманнары Татарстан хакимияте белән бергә үткәрә. Ә 16 майда, Камал театры бинасында Дин әһелләре форумы оештырылачак.

Татар конгрессы арбасына Ирек Шәрипов җигелде


Җомга көнне татар конгрессы башкарма комитетында Дин әһелләре форумын оештыру программасы, аның эчтәлеге турында эшлекле киңәшмә булды. Бу форумда мәчетләрне милли тормыш үзәгенә әйләндерү турында җитди сөйләшү алып барылачак.

Ирек Шәрипов
Башкарма комитет әгъзалары, Дәүләт шурасы депутатлары Разил Вәлиев, Илшат Әминов, Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәиз катнашлыгында үткән бу киңәшмәне БТК БК рәисе урынбасары Ирек Шәрипов алып барды.

Ул мөһим чараны әзерләгән вакытта БКның комиссияләренә милли җәмәгатьчелеккә, зыялыларга таянып эшләү кирәклеген ассызыклап әйтте. Ирек Шәрипов моңа кадәр Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе һәм “Яңарыш” мәгълүмат үзәге җитәкчесе буларак танылган шәхес.

Гата Камский – милләтнең табышмагы


Шахматтан дөнья чемпионлыгына дәгъвачылар ярышында дүрт спортчы ярымфиналга чыгып, үзара бәйге башлап җибәрделәр. Америкада яшәүче татар егете Гата Камский Израиль шахматчысы Борис Гельфанд белән дүрт партия уйнаячак. Пәнҗешәмбе кичке сәгать 6да беренче уен беркемнең дә җиңмәве белән тәмамланды.

Өч сәгать эчендә Камский һәм Гельфанд 37 йөреш ясады. Гата Камский кыю һәм үзенчәлекле һөҗүм вариантын сайлап, уенны кискенләштерде, Борис Гельфанд аңа каршы шулай ук кискен контрһөҗүм тапты.

Ике яктан да икешәр ладья җитез хәрәкәт иткән һәм филләр белән алышкан бу уенда 2-3 йөрештән соң Камский җиңәргә яки, ул хата җиберсә, Гельфанд җиңәргә мөмкин иде. Шулай да, уенчылар бу кискен бәрелештән тигез көчләр белән чыкты.

Гата Камский истәлеккә кул куя
Дөрес, Гельфандның уйнар өчен вакыты 57 минут калса, Гата Камскийның калган вакыты 2 генә минут иде. Димәк, бу уен Гата өчен кызыклы да, авыр да булган.

Уеннан соң оештырылган матбугат очрашуында Гата бер сүз дә әйтмәде, сораган кешегә автограф биреп, тизрәк кунакханә бүлмәсенә ашыкты. Аның бу ярышка никадәр көч һәм рух салганы, уенның катлаулы һәм көч-хәлләрне суыруы күренеп тора иде.

Тәҗрибәле экспертлар Камскийның бу дәрәҗәдәге уен өчен ярдәмчеләре һәм күнегүләре җитәрлек булмаса да, аның таланты һәм ихтыяр көче куәтле булуын билгеләп узды.

“Корстон” кунакханәсендә барган хәлиткеч бәйгедә җиңү өчен шушы сыйфатлар һәм рухи, физик көчләре җитәрме? Моны белер өчен хәзер шахмат яратучылар интернет аша яки кунакханәгә килеп, уенны күзәтеп тора ала.
XS
SM
MD
LG