Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:19

Халык фронты кем өчен?


В.Путин “Гомумрусия халык фронты” активы белән очраша, 11 май 2011 ел

В.Путин “Гомумрусия халык фронты” активы белән очраша, 11 май 2011 ел

Русия премьер-министры Владимир Путин Волгоград шәһәрендә узган бер җыелышта “Гомумрусия халык фронты” оештырылачагы турында белдергән иде. Татарстан сәясәтчеләре “Халык фронтына” карата нинди фикердә тора соң?


Владимир Путин, президент Медведев та әлеге проектка уңай карый дип чыгыш ясаса да, ил башының бу проектка шикләнеп каравы һәм аны “сайлау технологиясе” дип кенә бәяләве билгеле булды. “Бердәм Русия” сәяси партиясе кысасында “Гомумрусия халык фронты”ның пәйда булуы сәясәтчеләр өчен Русия хакимиятендәге тандемның аерылуын күрергә тагын бер сәбәп булды.

Пәнҗешәмбе көнне дәүләт телевидениесен сәфәр кылганда Русия президенты, әлеге фронтның оешуын сайлау кануннарына туры килә дип әйтсә дә, шул ук вакытта бер генә партиянең дә башкалардан өстен булып тормавы турында белдергән иде.

Моңа өстәп ул, әгәр дә барнәрсә дә алдан хәл ителгән дип уйланыла икән, димәк безнең сәяси системаның киләчәге була алмый, дигән иде.

Аның сүзләренчә, “Бердәм Русия” кебек башка сәяси партияләр дә моңа охшаш фронтлар кора ала.

“Фронт” сүзе сугышта гына кулланыла”

Русиядәге сәяси партияләрнең Татарстан бүлеге вәкилләре “Гомумрусия халык фронты”на карата нинди карашта тора соң?

Рәис Фәрдиев
“Гадел Русия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге шура әгъзасы Рәис Фәрдиев, бүгенге көндә “Бердәм Русия” фиркасе хакимияттә калу өчен бу фронтны оештырды, әлеге хәрәкәтнең хәтта исеме дә дөрес түгел, дип белдерә.

“Фронт булгач, сугыш булырга тиеш. Илне сугыш хәленә кайтармаска иде. Шуңа күрә бу хәрәкәтнең исеме үк икенче төрле.

Безгә бу фронтка керү тәкъдиме булмады. Моңа кадәр дә “Бердәм Русия”гә оппозициядә идек, моннан соң да шундый булып калачакбыз. Безнең партиянең соңгы корылтаенда да бу сүз әйтелде.

Хәзер инде “халык фронты” дигән сүзләр белән генә халыкны сайлауларда тавыш бирергә җәлеп итеп булмый. Матур сүзләр, матур вәгъдәләр 90 елларда калды. Хәзер халык бик акыллы. Кемнең, кайда, нинди эш белән шөгыльләнгәнен бик яхшы белә. Хәзер интернет заманы, барнәрсә язылган. Халык бары тик эшләнгән эшкә карап кына бәя бирә”, ди Рәис Фәрдиев.

“Сайлаулар якынайгач, төрле сәяси хәрәкәтләр арта”

Русия коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов исә, 20 ел буена халык өчен берни эшләмәгән “Бердәм Русия” фиркасе, сайлаулар якыная башлагач, “Халык фронты” исеменә таянып, Дума сайлауларының контроль пакетын алырга җыена, дип саный.

Аның сүзләренчә, әлеге адым “Бердәм Русия”гә Дума сайлауларында тавыш алу өчен генә кирәк. Сайлаулар үткәч, бу фронт та башка хәрәкәтләр кебек юкка чыгачак, ди Миргалимов.

“Исемендә халык бар
җисемендә юк”

“Әлеге “Халык фронты”ның нигезе юк дип әйтер идем мин. Моны комнан бина төзү дип аңларга кирәк. Волгоградта Путин бу турыда сөрән салды. Ә кайда соң монда халык? Халык турында сөйлиләр, әмма халык бу фронтта үзе катнашмый бит.

Узган сайлауларны карасак, “Бердәм Русия”нең уңышы 25-30% чамасында гына. Бу “фронт” төшенчәсе кем өчен, ни өчен һәм нәрсә эшләү өчен?

Бу фронтның максаты сайлауларда халыкның тавышын җыю гына. Әлеге блокны бер йорт белән чагыштырабыз икән, аның цементы да, арматурасы да юк. Бу вакытлы блок кына.

“Халык фронты” халыкныкы булсын өчен, ул өстән боерык белән түгел, астан халык арасыннан килеп чыгарга тиеш. Халык ихтыяҗын, халык мәнфәгатен яклый торган фронт булырга тиеш. Әмма бу фронт башында олигархлар утыра. Ә олигархларга халык түгел, “Халык фронты” дигән төшенчә генә кирәк.
Хафиз Миргалимов

“Халык фронты” бары тик тавыш җыяр өчен уйлап чыгарылган бер уйдырма гына.

Мондый блоклар, фронтлар сайлау алдыннан хасил була да, сайлаулар узгач юкка чыга. Монысының язмышы да шулай булачак.

Моны суга батучының саламга тотынуы кебек дип аңларга кирәк”, ди Русия коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG