Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан премьер-министрлы булыр кебек


Марат Мөлеков
Марат Мөлеков

Башкортстанда якын арада ук хөкүмәт рәисе тәгаенләнер дип көтелә. Бу вазифага яңарак вице-премьер итеп билгеләнгән Марат Мөлеков тәкъдим ителәчәк дигән фаразлар бар.

19 майда Уфада Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның чираттагы утырышы үтә. Парламентның рәсми сәхифәсендә хәбәр ителүенчә, ул утырышта республика президенты Рөстәм Хәмитовның “Башкортстан хөкүмәте турындагы канун”га төзәтмәләр кертү тәкъдиме каралачак икән. Әлеге төзәтмә премьер-министр вазифасына билгеләнүче кешенең хуҗалык өлкәсендә җитәкчелек итү мөддәтенә бәйле булачак. Әлегә кадәр гамәлдә булган канунга асәсан, Башкортстан премьер-министры вазифасына хуҗалык өлкәсендә 15 еллык эш тәҗрибәсе булган кеше генә дәгъва итә ала дип беркетелгән. Ә хәзер төзәтеләчәк канунда бу мөддәт өч тапкырга кадәр киметелергә мөмкин икән.

Сәясәт белгечләре “Хөкүмәт турындагы канун”га төзәтмә кертүнең төбендә ни ятканлыгын да фаразлый башлады. Алар әлеге үзгәреш кертү яңарак вице-премьер итеп билгеләнгән Марат Мөлековка җайлаштырып эшләнә дип белдерә. Аналитиклар фикеренчә, президент Рөстәм Хәмитов республика хөкүмәте башлыгы вазифасына нәкъ менә аны тәгаенләргә ниятли икән. Ә Марат Мөлековның югары хуҗалык өлкәсендәге җитәкче тәҗрибәсе алты елдан артмый. “Хөкүмәт турындагы канун”ны төзәтү менә шул “җитешсезлекне” шомарту, урап узу өчен эшләнә булса кирәк.

Хәер, бу әле фәкать фаразлар һәм имеш-мимешләр генә. Хөкүмәт рәисе кәнәфиенә икенче вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаевның тәкъдим ителүе ихтималлыгы хакында да сүзләр йөри.

Марат Мөлеков – Уфада туып үскән татар егете. Аның әтисе танылган галим, филология фәннәре кандидаты Муса Мөлеков. Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле бүлегендә укытты ул. Ә аңа кадәр озак еллар “Кызыл таң” гәзитендә эшләде, хәтта берничә ел аның баш мөхәррире вазыйфасын да башкарды.

Шулай итеп, Рөстәм Хәмитов үз җилкәсеннән хөкүмәт рәисе вазифаларын төшереп, хәзер бу урынга ышанычлы кешене куярга вакыт җитте дип исәпләде шикелле. Республикада һаман да премьер-министр билгеләнмәүгә ризасызлык белдерүчеләр дә бар иде. Аеруча башкорт милли оешмалары вәкилләрен бу хәл борчуга сала килде.

Әле Уфада 12 май көнне узган “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә дә башкорт милләтчеләре шушы мәсьәләне күтәрде һәм президент Рөстәм Хәмитовны тәнкыйть утына тотты. Хәзер инде президентка карата һичьюгы бер мәсьәләдә дәгъва кими.
XS
SM
MD
LG