Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан халкы һаман хәерчеләнерме?


Хәлләр тагын да мөшкелләнергә мөмкин дигән фаразлар бар
Хәлләр тагын да мөшкелләнергә мөмкин дигән фаразлар бар

Башкортстан халкының 12 проценттан артыгы хәерчелекнең аръягында көн күрә. Бу хакта республика хөкүмәте утырышында бәян ителде.

Әлеге киңәшмәдә республика икътисадына кагылышлы башка күңелсез саннар да китерелде. Баксаң, республиканың эш яшендәге 74 процент халкы республикада уртача хезмәт хакыннан азрак мәгаш ала икән. Башкортстанда иң югары һәм иң түбән эш хакын алучылар арасындагы аерма бик югары дәрәҗәдә кала.

Мисал өчен, 2010 елда республикадагы керемнәрнең яртысы диярлек 20 процент халыкның кесәсендә калган. Шул ук вакытта иң түбән эш хакы алучы 20 процент халык барлык керемнәрнең нибары 5 процентына гына хушланырга мәҗбүр.

Башкортстанның хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хөкүмәт утырышында чыгыш ясап: ”Иң бай кешеләрнең керемнәре 2010 елда иң ярлыларның керемнәреннән 18 тапкырга диярлек артыграк”, дип белдерде. Бу җәһәттән Башкортстан Идел буе федераль округында иң азаккы урыннарның берсендә.

Ленара Иванова әйтүенчә, республикада иң югары эш хаклары, әүвәлгечә, табигый байлыклар чыгару белән шөгыльләнүче ширкәтләрдә һәм, әлбәттә инде, финанс оешмаларында. Бу тармакларда хезмәт хаклары матур гына яшәрлек булса, республиканың 500 меңнән күбрәк кешесе хәерчелек чигендә җан асрый.

Ринат Гатауллин
Алдагы берничә елда хәлләр тагын да мөшкелләнергә мөмкин дип фаразлый кайбер икътисад белгечләре. Танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин фикеренчә, моңа кадәр соңгы елларда, республикада икътисад һаман түбән тәгәрәде, хезмәт хаклары артмады, шул ук вакытта инфляция күренешләре хафага салырлык дәрәҗәгә җитте.

“Әмма тагын да зуррак кыенлыклар алда әле. Чөнки Башкортстанның элекке хакимиятләре республика милкен уңга-сулга сатып, икътисадны көрчеккә терәп китте. Ә егылган икътисадны бер-ике елда гына аякка бастырып булмый. Президент Рөстәм Хәмитовның кайбер тәкъдимнәре өметләр уята-уятуын, әмма аларны тормышка ашыру өчен булдыклы команда кирәк”, ди Ринат Гатауллин.

Галим әйтүенчә, Башкортстан икътисадының алга китүе хөкүмәт рәисе итеп кем билгеләнүенә дә бәйле.

“Икътисадта берни аңламаган һәм яңалыклар кертүдән уттан курыккан кебек курыккан премьер яхшы команда да туплый алмый. Шуңа күрә хөкүмәт рәисе вазыйфасына һәр яктан гыйлемле шәхес тәкъдим ителергә тиеш”, дип исәпли Ринат Гатауллин.
XS
SM
MD
LG