Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фин эшмәкәре “Каvkazcenter”га ярдәмен дәвам итәчәк


Бу атнада Финляндия мәхкәмәсе Төньяк Кавказ сугышчыларының “Каvkazcenter” интернет сәхифәсе иганәчесе Микаэл Стуршега белдерелгән гаепләрне кире какты. Аны канунсыз рәвештә чеченнарга ярдәм итүдә гаепләгәннәр иде.

Микаэл Стуршены канунсыз рәвештә чеченнарны Финляндиядә сыендыру һәм яшәү хокукы бирү эшләрендә ярдәм итүдә гаепләделәр. Фин эшмәкәре Стурше чыннан да Финляндиягә килү өчен чечен качакларына очкычка билетлар алып бирүен яшермәде һәм моны һуманлык максатыннан эшләнүен әйтте.

Һелсинки мәхкәмәсе дә монда бернинди дә җинаять юк дип тапты. Чөнки Стурше үзенә ниндидер файда алу максатынннан эшләгән очракта гына әлеге хәл җирле кануннарны бозу булып саналыр иде.

Стурше “Кавказ яклы” (Pro-Kavkaz) җәмгыятенең рәисе булып тора һәм “Каvkazcenter” сәхифәсенең идарәчесе. Ул үзе Чечен сугышчыларының мәгълүмат кыры булган әлеге сәхифә эчтәлеген контрольдә тотмавын, ә бары веб-хостинг хезмәтен тәкъдим итүен генә әйтә. Ә үзенә карата бәйләнүләрне ул Мәскәү Кремле эше дип саный.

“Наши” монда да килеп җитте

Берничә ай элек инде аның йортына һөҗүм булган. Шулай ук Стурше фин антифашистлары комитеты һәм моннан тыш Кремль тарафлы “Наши” хәрәкәтенең урыс һәм эстон вәкилләреннән гаиләсен үтерү белән янаулар булуын әйтә.

“Күрәсең алар мине һәм минем кебекләрне куркытып безнең эшчәнлекне туктатырга өметләнгәндер. Туктамагач исә катыдан-катырак янаулар килә башлады”, ди ул.

Серверлары Швеция, Финляндия һәм Литвада урнашкан “Каvkazcenter” сәхифәсе инде күптән шактый бәхәсләр уята. Чечен террорчыларының төп сәхифәсе дип саналган бу челтәр Русиядә тыелган.

Стурше янауларга карамый

Стурше Финляндиядә сыену алырга булышкан 70тән артык чечен качаклары арасында балалар күп булуын әйтә. Һәм берсеннән кала аларның барысына да Финляндия хөкүмәте тарафыннан яклау тәэмин ителгән.

Ләкин Финляндиянең антифашист комитетына караган Юха Молари һәм Йоһан Бекман Стуршеның бу гамәлләрен каты тәнкыйтьләп килә. Молари лютеран чиркәве рухание иде, узган атнада каты басымнар сәбәпле ул үз мәхәлләсеннән китәргә мәҗбүр булды.

Стурше бер тапкыр Молариның аны үтерү белән янавы һәм Русия ФСБсын аңарга ярдәм итәргә чакырып интернетта видео урнаштыруын әйтә. Молари моны кире какмады, әмма Стуршеның тормышына куркыныч янамавын искәртте. Видео урнаштырылып берничә көн узгач инде аннан алып ташланган.

Стуршены Толстой рухландырган

Стурше мондый «пычрак уеннар»ның Финляндия өчен яңа әйбер булуын әйтә һәм аның фикеренчә, моның асылында фин антифашистлары комитеты белән Кремльнең бәйлелеге ята.

Һелсинкида арендага биналар бирү ширкәте башлыгы Стурше әйтүенчә, «Кавказ яклы» җәмгыятьне җитәкләүгә аны Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның гамәлләре этәргән. Кадыйров берлекнең элекке рәисенең абыйсын тоткарлаган һәм әгәр ул үз эшчәнлеген туктатмаса аны үтерү белән янаган.

Стурше исә Чечняда куркыныч янарга мөмкин туганнары булмау сәбәпле, әлеге эшкә алынырга булган. Ул Чечня турында беренче тапкыр яшь чагында Лев Толстойның Төньяк Кавказ турындагы китапларыннан укып белгән. Шуннан бирле ул күп тапкырлар Азәрбайҗан белән Төркия җирендәге чечен качаклары лагеренда булган.

Ул анда чеченнар белән очрашып аларның ни дәрәҗәдә авыр хәлдә яшәвен үз күзләре белән күрүен әйтә. Һәм шул вакытта аларга ярдәм итү теләге туган.

Мәхкәмә карарыннан соң фин эшмәкәре чеченнарга Финляндиядә сыену алырга һәм аларның үз фикерләрен әйтү өчен “Каvkazcenter”га ярдәм итәчәген әйтте.

«Мин мөселман түгел. Ә бигрәк тә радикал мөселман түгел. Мин христиан. Ләкин “Каvkazcenter” кирәк дип уйлыйм. Чөнки ул кешеләр ирекле Төньяк Кавказ булдыру өчен көрәшә. Һәм аларның тавышлары да җәмәгатьчелеккә ишетелергә тиеш. Юкса без ул мәгълүматны ала алмаячакбыз. Чынлыкта нәрсә булганны белү өчен без аны алырга тиеш», ди Стурше.
XS
SM
MD
LG