Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:18

Дагыстан полициясе мөселманнарның сакалын кырдырткан, яулыклы кызларны чишендерү белән янаган


Дагыстан хокук яклаучылары мәгълүматларына караганда, 13 майда җомга намазыннан соң республиканың Мәгарәмкент районындагы Совет авылы мәчетенә полиция кереп 100дән артык мөселманны алып киткән. Полиция бүлегендә аларның сакалларын мәҗбүри кырдыртканнар. Каршы килгән мөселманнар кыйналган, дип хәбәр итә хокук яклаучылар.

Башкала Махачкаланың бер мәчетеннән дә 30лап кеше полициягә ябылып шул ук хәлгә дучар булган.

Шул ук Совет авылында полиция мәктәпкә кереп яулыклы кызларны дәрестән чыгарган.

"Совет авылы мәктәбенә бүген 2-3 полиция хезмәткәре килгән, алар мәктәп директоры белән бергә бүлмәләр буйлап йөреп яулыклы кызларны дәрестән чыгарган. Икенче килгәнче бу чүпрәкләрне салмасалар чишендереп шәрә калдырачаклары белән янаган", дип сөйләде Азатлык радиосына Дагыстандагы хокук яклаучы Фатима Тарасова.

XS
SM
MD
LG