Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иерусалимда һәлак булган яшүсмерне җирләргә ике мең кеше килде


Иерусалимда кичә булган бәрелешләрдә һәлак булган фәлестин егетен җирләргә бүген ике меңләп кеше җыелды.

Җомга көнне фәлестиннәр яһүдләрнең йортларына ташлар һәм шартлаткычлар ата башлагач тәртипсезлекләр башланды. Көч куллануның артуы якшәмбе көнне Израил дәүләте төзелү көне билгеләнүе белән бәйле.

Иерусалимга тәртип саклау өчен Израил полициясенең өстәмә көчләре китерелде.
XS
SM
MD
LG