Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорния татарлары Тукайны искә алды


Калифорния татарларының Әниләр көне һәм Тукай кичәсе
Калифорния татарларының Әниләр көне һәм Тукай кичәсе

Американың Сан-Франциско шәһәрендә һәм аның тирә-ягындагы бистәләрдә гомер итүче милләттәшләребез Тукай кичәсе үткәрде. Чараның Әниләр көненә туры килүен форсат итеп, алар бер уңайдан әни-апаларны да хөрмәт иткән.


Американ төрки-татар берләшмәсе идарәсе рәисе Җүнәйт Чапаноглы Азатлыкка хәбәр итүенчә, Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган кичәгә берничә дистә кеше килгән. Кичәдә Тукай иҗаты, аның татар әдәбиятына, сәнгатенә керткән өлеше турында нотыклар тотылган, шигырьләр сөйләнгән, рәсемнәр, видеоязмалар күрсәтелгән.

Кичәнең икенче өлеше әни-апаларны хөрмәтләүгә багышланган. Аларга бүләкләр тапшырылган. Идарә каршында эшләп килүче “Ай былбылым” хоры татар әсәрләреннән төзелгән концерт програмы тәкъдим иткән. Концертта шулай ук идарә каршындагы якшәмбе татар мәктәбендә белем алучы балалар да катнашкан.

Диләрә Чапаноглы һәм Гүзәл Гыйльметдинова
Хәзерге вакытта бу мәктәптә татар теле дәресләрен ITEF вакыфы аша стажировкага килгән Казан кызы Гүзәл Гыйльметдинова алып бара. Җыр һәм музыка осталыгына балаларны Диләрә Чапаноглы өйрәтә.

Диләрә ханымны “Ай былбылым” хорының иҗади җитәкчесе дип тә атарга була. Татар җыр сәнгатенең ядкарләре саналган көйләр хорның репертуарына нәкъ менә аның тырышлыгы белән кертелә.

Кичәнең рухын бирү өчен сезнең игътибарга анда катнашкан бер һәвәскәр тарафыннан төшерелгән ике видеоязма тәкъдим итәбез. “Ай былбылым” хоры җырлый:

Сан-Францискода Тукай кичәсе. “Ай былбылым” хоры җырлый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:32 0:00
йөкләү

Балалар җырлый:

Сан-Францискода Тукай кичәсе. Балалар җырлый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00
йөкләү

Американ төрки-татар берләшмәсе (ATTA) тарихи ватаннарыннан читтә гомер итүче милләттәшләребезнең иң бай тарихлы оешмаларының берсе санала. Узган ел бу оешма үзенең 50 еллыгын бәйрәм итте. Озак еллар идарә эшләрен алып барган Шәмсия Апакай Калифорния татарларының “рухи анасы” булып торды. Шәмсия апа вафатыннан соң, идарә эшләрен шактый вакыт Рокыя Мансур алып барды.

“Ай былбылым” хоры
Узган ел идарә җитәкчесе итеп инженер-галим Җүнәйт әфәнде Чапаноглы сайланганнан соң, Калифорния татарлары тормышында янә җанлану күзәтелә башлады. Төрле чаралар, кичәләр, дини бәйрәмнәр үткәрелә. Идарә каршында “Ай былбылым” исемле хор, балалар өчен якшәмбе мәктәбе эшли. Күптән түгел берләшмәнең интернет сәхифәсе эшли башлады. Берләшмәнең рәсми басмасы – “ATTA бюллетене” чыгып килә.

Әлеге басмада мәхәллә тормышы яңалыклары, соңгы хәбәрләр, игълан-белдерүләр, төрле белешмәләр бастырыла. Әйтик, бюллетеньнең соңгы санында идарәнең гомум җыелышында кабул ителгән карарлар турында хисап китерелгән. Азатлык укучыларына да кызык булыр дип, берничә карарны тәкъдим итәбез. (Карарлар барысы да күпчелек тавыш белән кабул ителгән.)
  1. Берләшмәнең чит төбәкләрдәге әгъзаларына 2012 елдан башлап әгъзалык түләү киметелә ($75 урынына $40)
  2. 20 елдан артык әгъза булып торган, 75 яшькә җиткән әгъзалар түләүдән азат ителә.
  3. ATTA әгъзасы булу өчен мөселман булу шарты бетерелә.
Җүнәйт әфәнде аңлатуынча, соңгы карар оешмага яшьләрне күбрәк җәлеп итү максаты белән кабул ителгән.

Яшь буын вәкилләрен милли тормышка җәлеп итү мәсьәләсе һәр татар оешмасына хас дияргә була. Өлкәннәр китә, яшьләр килергә бик ашыкмый. Шөкер, ATTA идарәсендә хәзер берничә яшь әгъза бар. Әйтик, Шәмсия апаның оныгы, Туран Апакай – бюллетень мөхәррире.

Шунысы куанычлы, бу якларга соңгы елларда гына килеп урнашкан милләттәшләребез арасында да бу абруйлы оешмага тартылучылар бар. Мисал өчен, мәшһүр Беркли университетында физика өлкәсендә белем эстәүче Тимур Бажиров (Татарстанда танылган “Сәләт” хәрәкәте активисты) үзенең уку йортында татар чаралары оештыра, американ иптәшләрен татарча җырларга өйрәтә.



ATTA бюллетененең соңгы санында шулай ук, 40 ел буе мәхәлләдә җеназа эшләрен башкарып килгән Таһир абый Дәүләтшаның ялга чыгуы уңаеннан аңа күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт сүзе бастырылган.

Шулай ук, июль-август айларында Татарстанга барып, андагы тормыш белән танышырга, татар авылларында кунак булып, татар телен камилләштерергә теләгән 11-17 яшьтәге яшьләр өчен Татар конгрессының чакыру хаты турында хәбәр ителә.

Кыскасы, Калифорния татарлары әүзем тормыш белән, киләчәккә карап яши дияргә була. Аларның киләсе чарасы – Сабан туе – 26 июнь көнне Woodside бистәсенең Huddart паркында үтәчәк.
XS
SM
MD
LG