Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:56

Русиянең башка күп кенә шәһәрләрендә кебек, Омскида да 14 май төнендә «Музейда төн» чарасы булып узды. Бу көнне шәһәрнең кайбер музейлары төн уртасына кадәр эшләде һәм керү халык өчен түләүсез булды. Мондый чара быел Омскида дүртенче мәртәбә оештырылды һәм һәр елдагы кебек зурлап, бәйрәм кебек үткәрелде.


«Музейда төн» бәйрәме Омскиның 6 музеенда: шәһәрнең Генерал-губернатор сараенда, «Крайны өйрәнү», «Мәгариф», «Либеров үзәге», Кондратий Белов һәм Михаил Врубель исемендәге музейларда оештырылган иде. Халык кичке сәгать сигездән төнге уникегә, бергә кадәр күргәзмәләр белән таныша һәм төрле бәйрәм чараларында катнаша алды.

Себер халыклары курчаклары
Бәйрәм чараларын санап киткәндә, Генерал-губернатор сараенда, мәсәлән, «Музейда төн» бәйрәме «Төнге төшләр – артка, Советлар берлегенә» дигән шигар астында үтте. Халык үзен кабат советлар хакимлеге чорына кайткан кебек тойгандыр. Залларда социализм чынбарлыгын тасвирлаган күләмле рәсемнәр, балалар уенчыклары, байраклар, әләмнәр, значоклар һәм башка совет чорында ясалган әйберләр куелган иде.

Белов исемендәге музейда

Кондратий Белов исемендәге музейда теләгән кеше, кулына пумала алып, Белов эшләренең күчермәсен ясый алды. Кич буена залда яшь музыкантлар төрле уен коралларында рус халык көйләре башкардылар. Аннан тыш, биредә кунакларны алма бәлеше һәм кайнар чәй белән дә сыйладылар.

Мәгариф музеенда

Мәгариф музеенда автор-башкаручылар фестивале оештырылган иде. Анда төп тема булып космоска очуның 50 еллыгы торды. Кызыксынучыларга телескоп аша күктәге йолдызларны күзәтү мөмкинлеге дә булдырылган иде.

Крайны өйрәнү музеенда

Крайны өйрәнү музеенда чаралар аеруча күләмле оештырылган иде. Музей хезмәткәрләре әлеге бәйрәм уңаеннан махсус күргәзмәләр әзерләгән, бәйгеләр, викториналар оештырган иде.

Украин хоры чыгыш ясый
Музей каршындагы мәйданда урта гасырлар тормышыннан күренешләр, казакларның йодрык сугышлары һәм кылыч белән эш итә белү осталыкларын күрсәтү барды.

Залларда төрле өстәмә күргәзмәләр эшләде. XIX гасыр киемнәре күргәзмәсе, себер ягы халыкларының мәҗүсилек чорындагы табыну курчаклары куелган залларда халык аеруча күп булды.

Башка еллардагы кебек фойеда кайбер иҗат төркемнәренең чыгышлары барды, казакъ, татар, украин, әрмән, славян халыкларының җыр-биюләре күрсәтелде.

Музейда татар мәдәнияте дә күрсәтелде

Крайны өйрәнү музеенда татар мәдәниятен шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле күрсәтте. Алар музейның «Азия халыклары» дигән бүлегендә себер татарлары утары янында экскурсия үткәрделәр, кызыксынучыларның сорауларына җавап бирделәр, фойеда татар халкының җыр-биюләрен күрсәттеләр.
XIX гасыр киемнәре

XS
SM
MD
LG