Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:58

Мисыр һәм Үрдүндә хөкүмәткә каршы урам җыеннары куып таратылды


Үрдүндә яшәүче фәлестиннәр "Нәкба" көнендә Израил чигенә йөрешкә чыкты

Үрдүндә яшәүче фәлестиннәр "Нәкба" көнендә Израил чигенә йөрешкә чыкты

Дүшәмбегә каршы төндә Каһирәдә Израил илчелеге каршында җыелган бер төркем кешегә полиция ут ачты. Атышларда кимендә 20 кеше яраланды, дип хәбәр ителә.

Кичә Израил дәүләте төзелүенең 63 еллыгы көнендә фәлестиннәргә теләктәшлек белдереп ризасызлык чарасына Каһирәдә меңләгән кеше чыкты. Фәлестиннәр бу көнне "Нәкба" көне дип атый.

Якшәмбе көнне Үрдүндә Израил чигенә йөреш оештырырга теләгән бер төркем белән полиция арасындагы бәрелешләрдә 25 кеше яраланды.

Израилнең үзендә һәм фәлестин җирләрендә 15 май көнне төрле террор гамәлләре нәтиҗәсендә кимендә 10 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG