Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:51

Мински мәхкәмәсе “Новая газета” хәбәрчесе Ирина Халипны төрмәгә хөкем итте


Журналист Ирина Халип

Журналист Ирина Халип

Минскиның Завод бистәсе мәхкәмәсе Русиянең “Новая газета” хәбәрчесе Ирина Халипны ике ел төрмәгә хөкем итте. Хөкем карарын гамәлгә ашыру ике елга кичектерелә.

Шулай ук Беларус президенты урынына намзәтләрнең берсе булган Виталий Рымашевскийның сайлау штабы башлыгы Павел Северинец өч ел төрмәгә хөкем ителде.

Икенче бер намзәт Николай Статкевичның штаб башлыгы Сергей Марцелов ике ел төрмәгә хөкем ителде.

Ирина Халип, Павел Северинец һәм Сергей Марцелев хөкем карарлары гамәлгә кергәнче шәһәрдән китмәү шарты белән мәхкәмә утырышыннан соң иреккә чыгарылган.

Намзәт Андрей Санниковның хатыны, журналист Ирина Халип “тәртипне бозган чаралар оештыруда” гаепләнә. Санников үзе 14 майда 5 ел каты режимлы колониягә хөкем ителде.

19 декабрь узган президент сайлавыннан соң “тәртип бозуда” гаепләнеп 25 кеше хөкем ителде. Оппозициянең тагын берничә дистә вәкиле мәхкәмә карарын көтә.

XS
SM
MD
LG