Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стросс-Кан "өметне акламады"


Халыкара Валюта Фонды башлыгы һәм Франция президентлыгына намзәт була алган Стросс-Кан кунакханәдә эшләүче хатын-кызны көчләүдә гаепләнә.

Халыкара Валюта Фонды башлыгы Доминик Стросс-Канның хатын-кызларга мәхәббәте күптән билгеле. 2008 елда ул җитәкләгән оешмасы һәм хатыны алдында бергә эшләгән Пироска Надь исемле кияүдә булган бер хатын белән “мәхәббәте” өчен гафу үтенгән иде. Ул очракны французлар тиз гафу итте һәм онытты. Ул чакта тикшерү “мәхәббәт” ике кешенең дә уртак теләге булган дигән нәтиҗәгә килгән иде.

Бу юлы исә Стросс-Кан (Франциядә аны DSK дип атыйлар) үзен хатын-кызларны көчләүче буларак күрсәтте һәм бу французларны сагайтты. Бүген басмалар “DSK-Францияне түбәнсетү”, “DSK уеннан төшеп калды” дигән баш исемнәр белән чыкты.
Франция басмаларының беренче битләре


Илнең сулчылары бу хәбәргә ышанмый. Күптән түгел үткәрелгән фикер белешүләргә караганда, Стросс-Кан 2012 елда үтәчәк президент сайлавында Социалистлардан намзәт итеп тәкъдим ителеп, Николя Саркози өчен җитди көндәш булачагын күрсәткән иде.

20 елга кадәр төрмә

Стросс-Кан шимбә көнне Нью-Йорктан Парижга китәсе очкычта кулга алынды. Аннан алда ул Нью-Йоркның затлы Sofitel кунакханәсеннән бик ашыгып чыгып киткән, хәтта кесә телефонын да онытып калдырган, дип хәбәр ителә.

Кунакханәдә эшләүче 32 яшьлек хатын-кыз Стросс-Канны аны көчләп бүлмәсенә алып керүдә, качарга тырышкач, шәрә килеш аның артыннан куып баруда гаепләп полициягә хәбәр иткән.

Стросс-Канның мәнфәгатьләрен мәхкәмәдә җырчы Майкл Джексонны балаларны җенси эзәрлекләү гаебеннән саклап калган адвокат Беньямин Бефман яклый. Адвокат, Стросс-Кан бөтен гаепләүләрне нигезсез дип кире кага, диде. Стросс-Канның хатыны Франция телевидениесенең танылган журналисты Анна Синклэр да иренә каршы белдерелгән гаепләүләргә ышанмавын әйтте.

Бүген Халыкара Валюта Фонды башлыгы Европаның финанс киләчәге өчен үтә дә мөһим бер очрашуда катнашырга тиеш иде. Брюссельдә Исландия, Греция, Ирландия һәм Португалиягә кредитлар бирү мәсьәләсе тикшерелә. Стросс-Кан фонд башлыгы вазифасыннан вакытлыча читләштерелгән. Аның өчен карарларны урынбасары Джон Липский кабул итәчәк.

Гаепләүләр нигезле дип табылса, 62 яшьлек Стросс-Канга 20 елга кадәр төрмә янарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG