Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәсләр Думага кадәр җитте


Грузия чиркәс халкы геноцидын танырга мөмкин. Русия Дәүләт Думасында чит илдә яшәүче чиркәс оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды.


Русия Дәүләт Думасының халыкара комитеты вәкилләре белән очрашуга Сүрия, Үрдүн, Израил, Төркия, Европа һәм АКШ чиркәс оешмалары җитәкчеләре килгән. Халыкара чиркәсләр берлеге җитәкчесе Каншоби Ажахов сүзләренчә, аларның проблемнары беренче чиратта Русиягә карый, чөнки бу ил аларның тарихи ватаны булып тора.

“Чиркәс милләтен һәм мәдәниятен саклау һәм теләк булганда тарихи ватанга кайту өчен мөмкинлек тудыру, ягъни ватандашлык алу мәсьәләсенә тукталдык”, ди ул.

Кавказда бер миллионга якын чиркәс яшәсә, чит илләрдә аларның саны җиде миллионга якынлаша.

Проблема җиткерелгән

Чиркәсләрне аларның ата-бабалары каны кыелган җирдә, ягъни 2014 елны Сочида Олимпия уеннарын уздыру бик борчый. Чөнки 146 ел элек Олимпиада үтәсе Кызыл Поляна дигән урында урыс-кавказ сугышы вакытында 300 меңләп чиркәс юк ителгән иде. Чиркәсләр үзләре моны геноцид дип атый.

Сочидагы олимпиада исә нәкъ урыс-кавказ сугышы тәмамлануның 150 еллыгына туры килә. Очрашу барышында шул хакта да төрле фикерләр яңгыраган. Ләкин Ажахов ниндидер уртак карарга килүләрен әйтмәде.

“Алар безнең проблеманы тыңлады һәм ишетте. Киләчәктә сөйләшүләр дәвам итәчәк”, диде ул.

Чиркәсләр уртак фикергә килә алмый

Әйтергә кирәк, Олимпия хартиясендә геноцид урыннарында уеннар үткәрергә ярамый дигән маддә бар. Ләкин әлегә кадәр чиркәсләрнең геноцидын бер генә ил дә танымады. Соңгы вакытта исә Грузия моны танырга мөмкинлеген әйтте. Бу көннәрдә грузин галимнәре документаль материалларны тикшереп парламентта чыгыш ясады. Шуңа Грузиянең “чиркәс халкы геноцидын” тану озак көттермәскә дә мөмкин.

Русия Дәүләт Думасындагы чиркәсләр белән очрашу әлеге хәлдән шикләнеп уздырылган булырга мөмкин дигән фикерләр дә бар. Әмма Ажахов геноцид мәсьәләсен күтәрсәк тә, Грузия парламентының аны тану мөмкинлеге турында сүз булмавын әйтә.

Ләкин чиркәсләр үзләре дә бу мәсьәләдә берьяклы фикергә килә алмый. Мисал өчен, халыкара чиркәс берлеге җитәкчесе урынбасары Мөхәммәт Хафицэ моны Грузия Мәскәүгә үч итеп эшли дип саный.

“Без әлеге мәсьәләнең төбендә сәясәт ятуын теләмибез. Бу очракта Грузия үз мәнфәгатьләрен истә тота”, ди ул.
XS
SM
MD
LG