Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:51

“Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте вәкиле Леонид Чернов Благовещенда митинг үткәрергә рөхсәт сорады. Түрәләр, юлда ремонт эшләре бара, дип рөхсәт бирмәде.


Башкортстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрен сатканнан кергән акчаларга “Урал” хәйрия фонды аша хуҗа булган республиканың элекке башлыгы Мортаза Рәхимов тирәсендә җәнҗал куера бара.

2009 елның мартында Мортаза Рәхимов Башкортстанның 4 нефть эшкәртү заводы һәм тагын ике ягулык-энергетика комплексы предприятиесе акцияләренең контроль пакетын Мәскәү Кремленә якын булган АФК “Система”га 2.5 млрд $га сату турында белдерү ясады. Соңрак, сәбәбен аңлатмыйча гына, сату хакының 2млрд$ га калуын белдерделәр.

Башкортстанга президент булып Рөстәм Хәмитов килеп, бераз вакыт үткәч тә, нефть предприятиеләрен саткан акчаларның республика бюджетына түгел, ә аталы-уллы Рәхимовлар контролендә дип исәпләнгән 4 хәйрия фондына кертелүе мәгълүм булды. Соңрак алар бер - Мортаза Рәхимовның улы Урал исемендәге фондка берләштерелде.

Рәхимов кулыннан зур дефицитлы бюджетлы республиканы кулына алган яңа президент Рөстәм Хәмитов ул акчаларны бюджетка кайтару мәсьәләсен күтәреп караса да, Мәскәүдәге ниндидер кодрәтле көчләргә таянучы Мортаза Рәхимов моны эшләүдән баш тарта.

Уфадагы юрист Евгений Кареев, акчаларның Рәхимов кулында, хәйрия фондында булуын канунсыз дип табуны сорап мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итте. Әлегә мәхкәмә бу эшне карауга кереп китмәде, төрле процессуаль нечкәлекләр чытырманын сүтү бара.

Әлбәттә, бу акчаларны (63-66 млрд сум) бюджетка кайтару мәсьәләсен Башкортстандагы оппозицион көчләр Хәмитовка хәтле дә күтәреп чыкты. Бу эшкә кеше хокукларын яклаучылар да килеп кушылды. Кушылды гына түгел, нәкъ алар төп көчкә әйләнә бара.

“Кеше хокуклары өчен” гомумрусия хәрәкәтенең Башкортстан буенча җитәкчесе Леонид Чернов, әлеге мәсьәләгә җәмәгатьчелек игътибарын көчәйтү ниятеннән, Уфа-Благовещен арасын автомобильләр колоннасы белән үтеп, Уфадан 30 чакрым ераклыкта булган Благовещен каласында махсус митинг үткәрергә рөхсәт бирүне сорап Башкортстанның министрлар кабинетына мөрәҗәгать иткән иде.

Әмма, 16 майда Башкортстан түрәләре мондый чараны үткәрергә әлегә рөхсәт бирмәүләре турында белдерделәр. Леонид Чернов кулына тоттырылган җавапта, тыюның сәбәбе итеп, ике кала арасындагы юлда ремонт эшләре баруы әйтелә. Шуңа күрә, диелә анда, чараны соңрак, май аеннан соң үткәрергә кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG