Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербларның күпчелеге сугыш җинаятьләрендә гаепләнгән генерал Младичны яклый


Сербия халкының яртысыннан артыгы сугыш җинаятьләрендә гаепләнгән Босния серб генералы Ратко Младичны яклый.

Младич һәм Босния серб сәясәтчесе Радован Карадзичны Һаагта урнашкан халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе 1992-1995 елларда геноцидта гаепләде. Шулай ук аларга 1995 елда Сребреница авылында 8000 мөселманны үтерүдә гаепләү белдерелде.

Сербия хөкүмәтенең Һааг трибуналы белән хезмәттәшлек шурасына тапшырылган фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, сораштыруда катнашкан халыкның 78% Младичның кайда булганын белсәләр дә аның турыда хакимиятләргә хәбәр итмәячәкләрен әйткән. Фикер белешүне кем оештырганы билгесез.

Карадзич 2008 елның июлендә Белградта кулга алынды. Сербиянең Младичны таба алмавы Белград белән көнбатыш арасындагы мөнәсәбәтләргә киеренкелек кертте һәм Сербиянең Европа Берлегенә әгъзалык сөйләшүләрен тоткарлады.

Сербия хөкүмәте Младичны кулга алырга теләвен белдерде һәм моның өчен берничә зур чара да оештырды. Әмма сугыш җинаятьләре прокуроры Серж Брамерц, бу тырышлык җитәрлек түгел, дип саный.

Социолог Янья Бек Нойман, Азатлык радиосына Сербиянең Младичны кулга алмавы илнең сугышлардагы ролен инкарь итүдән килә, дип саный.

“Хаталарны һәм ялгышлыкларны инкарь итүнең дәүләт стратегиясе бу. Сербиядә тарих дәреслекләрендә Балкан сугышлары яки икенче дөнья сугышы вакытында башка милләтләргә каршы җинаять кылыну турында бер сүз дә юк. Барысы да келәм астына яшерелгән. Илдә ялган, алдау һәм курку хөкем сөрә”, ди Сербиянең социология белгече.
XS
SM
MD
LG