Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:12

2011 елда татар театрының атасы, күренекле артист, режиссёр Габдулла Кариев тууына 125 ел тула. Шул уңайдан әдипнең туган авылы Колбай Морасада һәм Норлат шәһәрендә бәйрәм чаралары узды.


Республика күләмендә бу ел Тукай елы буларак игълан ителсә, Норлат районында ул Кариев елы буларак та үткәрелә. Габдулла Кариевнең туган авылы Колбай Морасада һәм Норлат шәһәрендә зур бәйрәм чаралары үткәрелде.

Колбай Мораса авылында ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов һәм "Җыен" фонды ярдәме белән "Шәхесләребез" сериясеннән чыккан “Габдулла Кариев” дип исемләнгән тарихи-документаль җыентыкны тәкъдим итү чарасы узды. Бирегә республикадан артистлар, җырчылар, журналистлар, галимнәр кайткан иде.

Габдулла Кариевнең нәкъ шул җирлектә тууы да һич очраклы түгел, ди Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы вәкиле Кадрия Идрисова.

"Татар театрының нигезе – Ислам динен тоткан кешеләр"

Шушы Колбай Мораса җирлегендә, әле күп гасырлар элек Ислам динен кабул иткәндә, Алмас хан гарәпстаннан вәкилчелек кабул иткән була. Юктан гына бернәрсә дә чыкмый, ди Галиәсгар Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев:

“Күрәсең, шушы авылдан Коръән хафиз булып чыккан кеше татар театрын нинди зур дәрәҗәгә җиткерә. Әйтәләр: имештер Ислам белән театр берничек тә берләшә алмый. Бу бер дә дөрес түгел, чөнки татар театрын башлаган кешеләр, барысы да Ислам динен тоткан шәкертләр иде.”

Габдулла Кариев бары тик 13 ел гына милләткә, театрга хезмәт итсә дә, шушы еллар эчендә ул профессиональ дәрәҗәдәге театр төзи. Театрның төрле өлкәләрендә мәктәп, традиция калдырган шәхес, ди Габдулла Кариев турындагы яңа китапны төзүче, сәнгать фәннәре докторы Мөхәммәтгали Арсланов:

Колбай Мораса авылындагы чарага килгән авыл халкы
“Ул актёрлык осталыгы булсын, ул режиссура сәнгате булсын, ул театрның репертуарын төзү булсын – бөтен яктан зур, профессиональ дәрәҗәдә фикер, эш йөрткән.

Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, милли театрыбыз башка театрлардан соң дөньяга килүдән карамастан, бик кыска вакыт эчендә, ягъни 1917 елга кадәр инде, әллә кайчан барлыкка килгән театрлар белән янәшә куярлык сәнгать дөньясы, институты булып әверелде”.

Габдулла Кариевнең чын исеме исә Миңлебай Хәйруллин булган. Үзенең исемен ул якын дусты Габдулла Тукайдан алган, ә фамилиясе турында төрле фаразлар бар. Кариев еш кына "кари", ягъни Коръәнне яттан укучы кеше, дигән мәгънәдән чыгып аңлатыла.

"Олы шәхесләр янына куярлык шәхес"

Аның иҗаты да, тормышы да әле өйрәнелмәгән, ди галим Тәлгать Галиуллин.

"Һәр төбәкнең горурлыгы була. Арча Тукай белән, Чистай Гаяз Исхакый белән, Норлат Кариев белән горурлана.

Кариев – “Сәйяр”, “Нур” труппаларын оештырган олы шәхес. Һәрвакытта ул олы шәхесләр янында булган. Габдулла Тукай белән дус булган. Алар Җаекта бергә яшәгән, бергә эшләгәннәр.

Гаяз Исхакый белән аның дуслыгы сәхнәгә кадәр барып җиткән. “Өч хатын белән тормыш”, “Алдым-бирдем” пьесаларын нәкъ Кариев куя. Чыннан да ул – бәяләп бетермәгән, олы шәхесләрнең берсе. Килер бер көн: аның исемен мәктәпләр, театрлар йөртер, аның һәйкәлләре булыр – шуңа ышанам мин.

Мин сезгә көнләшеп тә карыйм, чөнки ул нәкъ Морасада туган һәм ул монда туарга да тиеш булган, чөнки Мораса элек-электән мәдрәсәсе, мәгърифәте белән тирә-якта дан тоткан, данлыклы авыл булган, аның заманында фабрикалары да булган.

Монда һәрвакыт хәлле шәхесләр яшәгән. Бу Биләр ханлыгының ял итү урыны булган дигән версия дә бар.

Гаяз Исхакый Кариевне чит илгә дә чакырган, ул аны берникадәр озатып барган, ләкин Себердән кире әйләнеп кайткан һәм үзенең туган илендә калып, анда яшәп, вафат булган”.

"Кариев батырлыгы һәйкәлгә лаек"

Норлат шәһәрендәге чарадан күренеш
“Кариев батырлыгы өчен һәйкәл куярлык кеше булган”, ди язучы Гәрәй Рәхим.

Гаяз Исхакыйның исемен телгә алырга ярамаганда да, большевиклар, советлар хакимияте, КГБ аның исемен әйткән кешене төрмәгә утырта торган тоталитар заманда ул Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сын куеп, аны халыкка күрсәтеп йөргән.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Норлат шәһәре һәм Норлат муниципаль районы хакимияте башлыгы Наил Шәрәпов, Дәүләт шурасы депутаты Фәрит Мифтахов, Галиәсгар Камал театрының директоры Шамил Закиров, Габдулла Кариев турындагы китапны чыгарган “Җыен” фонды хезмәткәре Фоат Рафиков, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй, яшь драматург Илгиз Зәйниев та чыгыш ясады.

Кайбер чыгышларда исә Норлатта Габдулла Кариев исемендәге театр булырга тиеш дигән фикер ассызыкланды.

Норлат шәһәрендә узган чарада Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән, Башкортстаннан килгән татар театрлары өзекләр күрсәтте.

Чаралар ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, Норлат районы хакимияте, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театры тарафыннан оештырылган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG