Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:03

Компьютер белгече Булат Фәйзуллин андый рейтинглар еш кына бер-беренә туры килми ди. Вируслар татар сәхифәләрендә дә бар.

Германиянең AV Test ширкәте компьютер вирусларына каршы програмнарны сынау нәтиҗәләрен игълан итте. Әлеге сынау нәтиҗәләренә караганда, компьютерларны иң шәп саклаучы програм – BitDefender. Ә менә күпләргә яхшы таныш булган Microsoft Security Essentials 21-нче урынга калып арттан икенче дип табылган. Азатлык радиосы бу тикшерү нәтиҗәләре уңаеннан Казанда эшләүче компьютер белгече Булат Фәйзуллинга сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Булат, AV Test тикшерүе нәтиҗәләре вирусларга каршы програмнарны кулланучылар өчен нәрсәне аңлата?

Андый рейтингларны күп ширкәтләр ясый. Һәм ул рейтинглар бер-беренә каршы чыга, бер беренә туры килми. Кемнең нинди компьютерларда нинди вирусларны тикшерүе зур роль уйный. Шуңа күрә һәрбер антивирус ширкәте үзенә күрә бер рейтинг төзергә тырыша. Ләкин рейтинглар бер-беренә туры килми. Кайдадыр Avast алга чыга, кайдадыр Касперский алга чыга, Кайдадыр Microsoftның үзенең антивирусы алга чыга.

Вирусларга каршы програмнарны бәяләгәндә аларның кайсы сыйфатлары мөһимрәк санала?

Гадәттә нинди вирусларны таба алуларына карыйлар. Мәсьәлән, билгеле бер компьютерга вирусларны шуның ничәсен һәм нинди вакытта таба алуына карап, бөтенесен таба аламы-юкмы, шуңа карап аның сыйфатын билгелиләр. Ә гади кулланучыга иң мөһиме – таба аламы-юкмы һәм аның тизлеге.

Ә бездә, Татарстанда, Башкортстанда яки Русиянең башка төбәкләрендә халык күбрәк кайсы програмнарны куллана?

Microsoft Security Essentials програмы бушлай булу сәбәпле легаль Windows кулланучылар аның белән эшли. Ә калганнары Avast антвирусын күпкә хуп күрәләр. Чөнки ул бушка да, һәм интернеттан алынып тиз арада куела торган програм. Шуңа күрә бездә алар популяр. Ә түләүле програмнарга килсәк, алар арасында беренче урында Касперский тора. Ә икенче урында Doctor Web тора.

Вируслар бит еш кына төрле сәхифәләрне ачып караганда компьютерларга кереп урнаша. Безнең татар сәхифәләрендә андый вируслар бармы?

Бар. Чөнки вируслар алар гадәттә телне тикшереп тормый. Кайсы компьютерга керү җиңел булса, шул компьютерга кереп утыралар да, сайтлар аша таралуын дәваһитәләр. Хәтта казандагы зур гына сәхифәләрнең татарча сәхифәләрендә дә, гомумән Татарстанның сәхифәләрендә дә вирус тарату очраклары булганы бар. Ләкин алар тиз табыла, тиз сөртелә. Гадәттә күп зыян китереп өлгерми. Ләкин иң яраткан таралу ул зурлар өчен булган контент, ягъни күбрәк легаль булмаган контент аша бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG