Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Беларус президентлыгына намзәтләр өчен 7 һәм 8 ел төрмә җәзасы сорады


Беларус президенты урынына элекке намзәтләр Николай Статкевич һәм Дмитрий Усс сайлаудан соң илдә тәртип бозу максаты белән урам җыеннары оештыруда гаепләнә. Мински шәһәре мәхкәмәсе прокуроры аларга сигез һәм җиде ел төрмә җәзасы бирүне сорады.

Узган атнада шул ук гаепләү белән тагын бер намзәт Андрей Санников биш ел каты режимлы колониягә хөкем ителгән иде.

Минскида 19 декабрь президент сайлавыннан соң кулга алынганнарның мәхкәмә эшләре дәвам итә. Егермедән артык кешегә төрле хөкем карарлары бирелде.
XS
SM
MD
LG