Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:52

Кырымда матәм чаралары узды


18 май көнне Кырымда кырымтатарларының сөргенгә сөрелүләренең 67еллыгына багышланган матәм чаралары узды.


17 май көнне җирле хакимиятләр 1944 елда Акмәчеттә кырымтатарларын сөргенгә җибәрергә туплаган урыннарда куелган хатирә ташларына чәчәкләр куйды, 16.00 сәгатьтә Украин театрында Кырым хөкүмәтенең рәсми матәм утырышы узды. Кич кырымтатар яшьләре оешмалары Акмәчетнең үзәк мәйданында «Йөрәгеңдә ут кабыз» акциясен үткәреп, мәйданда шәмнәр яндырып, төрле матәм язуларын тасвирлады.

18 май көнне кырымтатарлар яшәгән Кырымның бөтен районнарында җирле митинглар узды, мәчетләрдә матәм намазлары кылынды. Акмәчеттәге зур митинг үзәк мәйданда башланды.

Көндезге сәгать бердә мәйданга шәһәр урамнарыннан йөреш ясаган 5 колонна керде. Бу Ялта, Алушта, Бахчасарай, Кефе (Феодосия), Керич (Керчь) Джанкой, Кезлев (Евпатория), Сак шәһәр һәм районнарыннан килгән кырымтатарлары колонналары иде. Украин театры балконында мәҗлес җитәкчелеге белән бергә Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константинов, Кырым министрлар Шурасы рәисе Василий Джарты, Украина президентының Кырымдагы вәкиле Владимир Яцуба, төрле украин фиркаләре әгъзалары, депутатлар, Румыния, Төркия, Алмания, АКШта яшәүче кырымтатар диаспорасының вәкилләре бар иде.

Мөфти хаҗи Әмирали Әблаев фатиха догасын укыганнан соң беренче сүз Кырым хөкүмәте рәисе Василий Джартыга бирелде:

«Бүген сөрген корбаннарын искә алу көне. Кырымтатарлары хакимият аларны уйлаганын белергә тиешләр, бу хакимиятнең вазифасы. Кырымдагы халык хакимият аларны уйлаганын аңларга тиешләр, бу Украина президенты вазифасы. Кырымтатар халкы Кырымда не выживал, а жил, тулыканлы гомер итәргә, аның киләчәге якты булачагына ышанырга тиеш.

Сөргенлек, депортация сүзләре тик кешеләрнең хатирәләрендә генә саклансын, мондый фаҗига, депортация кебек мәсхәрәлек бервакытта да кабатланмаска тиеш. Мин моны бик теләр идем. Бу сүзне безнең балаларыбыз, оныкларыбыз тик бездән ишетсен».

Чыгыш ахырында Василий Джарты президент Виктор Янукович юллаган хатны укып ишеттерде. Хатта мондый юллар да бар иде: «Сөргенлек вакытында меңнәрчә гаепсез кешеләр үлемгә дучар ителде. Бүген без бу кайгылы көндә Сталин оештырган депортация корбаннары алдында баш иябез. Украина бәйсезлеккә ия булганнан соң кырымтатарлар өчен Ватанга юллар ачылды.

Митингта чыгыш ясаучылар арасында Румыния парламенты депутаты Амет Аледин, Румыния хөкүмәтенең милләтләр эшләре буенча департаменты киңәшчесе Неҗат Сали, Румыния кырымтатар берлеге рәисе Амет Варол, Истанбул кырымтатар үзәге рәисе Җәлал Ичтен, Бөтентөркия кырымтатар үзәге вәкиле галим Хакан Кырымлы, Украинаның “РУХ” фиркасенең рәис урынбасары, депутат Вячеслав Коваль һәм башкалар бар иде.

Митингта чыгыш ясаган мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев кырымтатарлар 2010 елда нинди нәтиҗәләргә ирешә алганнары һәм алмаганнары хакында сөйләде. Ул: “Кырымтатар халкы мәсьәләләре буенча халыкара форумны үткәрү өчен бөтен чараларны күрәчәкбез”, диде.

Митингны алып баручы Рифат Чубаров игълан итүенчә, митингта якынча 20 -25 мең кеше катнашты. Митинг резолюция кабул итеп тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG