Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:53

Казанда 1991 елгы ачлык искә алынды


1991 елның 14-27 маенда Казанның Ирек мәйданында ачлык тоту чарасы узган иде. Татар иҗтимагый үзәгендә “Сәяси ачлыкка 20 ел: тарих һәм бүгенге вазгыять” дип аталган түгәрәк өстәл чарасында ачлык тотучыларның кайберләре, яшьләр катнашты.


Ачлык чарасын депутат Фәүзия Бәйрәмова, 13 май көнне Югары Совет Татарстанда Русия президенты сайлавы үткәреләчәк дигән карар кабул иткәннән соң, 14 майда башлый. Ачлыкка язучы Зәки Зәйнуллин, Заһид Мәхмүди, Әхәт Мушинский, шагыйрьләр Газинур Морат, Рәшит Әхмәтҗан, Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗан – барлыгы 18 кеше кушылып китә.

Әлеге чара нәтиҗәсендә 27 майда Югары Совет Татарстанда Русия президенты сайлавы рәсми төстә оештырылмый дигән карар кабул итә. 12 июнь көнне Миңтимер Шәймиев Татарстанның беренче президенты итеп сайлана.

Ачлыкның 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәлдә ачлыкта утыручылардан Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллин, Газинур Морат, Илдус Әхмәтҗан һәм 1990 елда Борис Ельцинга түбәтәй кидергән Зөфәр Салеев кына катнашты. Алар ачлыкның Татарстан, татар халкы өчен әһәмиятен искәртте, хатирәләр белән уртаклашты.

Фәүзия Бәйрәмова: "Ачлык рухы татарны 10 ел чын милләт итеп яшәтте"

Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, 1991 елгы ачлык татарны милләт буларак күтәрде. Ачлык тәэсирендә Татарстан бәйсез республика, татарлар чын милләт булып яшәп калды, мәктәпләр, мәчетләр ачылды.

“Ул вакытта Татарстанның дәүләт суверенлыгы декларациясе изге әйбер иде. Анда Татарстан Русия субъекты итеп күрсәтелмәде.

Әмма Татарстан Югары Советы 12 майда бездә Русия президенты сайлавы узачак дигән карар кабул итте. Татарстан президентын сайлау да шул көнгә билгеләнде. Бу инде Татарстанда Русия кануннары эшли дигәнне аңлата иде. Депутатлар моңа каршы чыгып карадык. Әмма җиңә алмадык. Шулай итеп Татарстан бәйсезлеге куркыныч астына куелды.

Фәүзия Бәйрәмова, Тәбриз Яруллин, Раил Имамов, Руслан Айсин
Әгәр ачлык игълан итмәсәк, Татарстан бәйсезлеге 13 майда бетә иде. Ул вакытта инде Татарстан бәйсезлеге турында референдум уздыру, телләр турында канун кабул итеп торуның кирәге булмый иде.

Татарстанда Русия президенты сайлавын үткәрү хакында халыкка чыгып әйттек. Халык “Азатлык!” кычкырып, моңа каршылык белдерде, Югары Советны уратып алды. Шул вакытта ачлык башлау фикере туды. Габдулла хәзрәт Галиуллин мәйданга ябулы машина китереп куйды. Шунда кереп хәл ала идем. Хәтта урыслар мин утырган машинаны “КамАЗ” белән бастырырга уйлаган”, диде Фәүзия Бәйрәмова.

27 май көнне Югары Совет утырышы җыела. Фәүзия Бәйрәмованы кәнәфигә утыртып, Югары Советка алып керәләр. Әмма көн тәртибендә 13 май карарын үзгәртү тәкъдиме булмый.

Шулай да халык басымы астында депутатлар карарны үзгәртә. Һәм Татарстанда Русия президенты сайлавын үткәрмәү турында рәсми карар кабул ителә. Бу милли хәрәкәтнең зур җиңүе буларак тарихка кереп калды.

Зәки Зәйнуллин: "Бик кискен вакытлар булды"

Ачлыкта язучы Зәки Зәйнуллин тәртип саклау, оештыру эшләрен алып бара. Ул ачлык вакытында урысларның тәртипсезлекләр китереп чыгарырга тырышуын, ачлыкта утыручыларны үтерергә килүен яхшы хәтерли.

“Фәүзия Бәйрәмова ачлыкка чыкмаса, бу чара булмый иде. Заманы җиткәч, һәйкәл куярлык эш булды бу. Ачлык вакытында Фәүзияне сакларга тырыштык. Чөнки марҗалар кычкырып йөрде. Бик әшәкелек күрсәтте.

Зәки Зәйнуллин
Атнакич көнне 150 урыс безне кыйнарга килде. Ярый әле яшьләр килеп җитеп, аларны туздырып ташлады. Өч-дүрт көннән тагын 80-90 урыс килде. Барысының да кулында бер төрле тимер таяк иде. Яхшы гына эчкәннәр. Фәүзияне машинага алып кереп бикләдек. Болар безне чатырга кысарга тотынды.

Урыслар безне саклаучы егетләргә китәргә кушты, әмма тегеләр үлсәк, бергә үләбез дип торды. Ул вакытта урыслар Фәүзиягә катнаш никахтан туган балаларны үтерергә кушуда гаепләп яла якты. Мин аларга: Без татар балаларын үтерәчәкбезмени? дип әйткәч, китеп бардылар. Бик кискен вакыт иде бу”, ди Зәки Зәйнуллин.

Зөфәр Салеев: "Халыкны яшьләр күтәрер"

Зөфәр Салеев
20 ел элек булган вакыйгаларны искә алу чарасында ачлыкта утырган, 1990 елда Борис Ельцинга түбәтәй кидерткән 87 яшьлек Зөфәр Салеев та катнашты. Тере тарих булган Зөфәр бабай ачлыкның халыкка ясаган тәэсирен аңларга, күрсәтә белергә кирәк дигән фикердә. Киләчәктә татар яшьләренең уянуына да өметләнеп яши ул.

“Ачлык вакытында мәйданга Буадан табиб хатын пешкән бәрәңге төялгән арбасын тартып йөри иде. Ул җыелган халыкны ашатты, кеше күбрәк килсен дип тырышты. Ачлыкта утырганда ул: “Зөфәр туган, без 450 ел кол булып яшибез. Ичмасам, бездән туган балалар, аларның балалары бәйсез булып, татар булып сакланып яшәсен”, дип елап җибәрде. Ачлыкны Фәүзия ханым оештырды. Зәки Зәйнуллинга ачлык вакытында сакчы булганы өчен зур рәхмәт”, дип чыгыш ясады Зөфәр Салеев.

Газинур Морат: "Русиядә мондый ачлык оештырган башка халык юк"

Газинур Морат
Шагыйрь Газинур Морат 1991 елгы ачлык турында әнә шундый фикердә. Ул ачлыкның тарихта каласына ышана.

“Ачлыкта утыруым белән һәрвакыт горурланып яшәдем. Ачлык мәйданын Рәшит Әхмәтҗан шигъри телдә мәңгеләштерде – “Ачлык мәйданы” исемле шигырь китабы бастырды. Бу китапта ачлык вакытындагы вазгыять тасвирланган”, диде Газинур Морат.

Илдус Әхмәтҗан: "Тарих кабатланачак!"

Ачлыкта катнашкан Камал артисты, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанның энесе – Илдус Әхмәтҗан ачлык көннәрен сагынып, татарның яңадан уянуын күрергә хыялланып яши.

Илдус Әхмәтҗан
“Ачлык мәйданында татарның күтәрелеш вакытын күрдем. Халкыбыз рухының, үзаңының әлеге югарылыкка күтәрелүен телим. Тарих кабатланыр, бу көннәр киләчәк”, ди Илдус Әхмәтҗан.

Ахырда Илдус Әхмәтҗан Рәшит Әхмәтҗан шигырьләрен укыды.

“Сәяси ачлыкның 20 еллыгы: тарих һәм бүгенге вазгыять” дип аталган түгәрәк өстәлдә Татарстанның бүгенге хәле, милли хәрәкәтне көчәйтү һәм 2012 елгы Русия президенты сайлавы турында да сүз булды. Бу турыда “Азатлык”та якшәмбе көнне түгәрәк өстәл сөйләшүе тыңларга чакырабыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG