Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан матбугатында хатын-кызлар


Татар хатын-кыз журналистлары кайнар нокталарга барырга да, аз акчага эшләргә дә риза. Әмма аларга хуплау һәм бердәмлек җитми.Сөйләшүдә Салисә Гәрәева, Илсөяр Хәйруллина һәм Алсу Хәсәнова катнаша.

Салисә Гәрәева

Илсөяр Хәйруллина

Алсу Хәсәнова













Алсу Кормаш. Журналистикага кем ничек килде?

Салисә Гәрәева. Мин тумышым белән Татарстанның Минзәлә районыннан, мине эшкә Калмия дигән үзебезнең күрше авылга билгеләделәр. "Искра" колхозы иде, шунда китапханәче идем, соңыннан газета чыгара башладым. "Безнең Чаян" дигән газета авылдашларыма бик нык ошады. Журналистика белән кызыксынуым шуннан башланды. Аннары университетны бетерер алдыннан мин Чиләбегә киттем. Анда миңа бер зур хәрби заводның радиосын булдырырга тәкъдим иттеләр. Ул заводта бик күп кеше эшләсә дә радио студияләре юк иде. Миңа бүлмәсен җиһазларга, әйберләрен табарга туры килде. Мин бик матур итеп радиотапшырулар чыгара башладым. Чиләбе газеталарында материалларым күренә башлагач, Чиләбе радиосында радиоочеркларым чыга башлагач, мине Чиләбе радио һәм телевидениесенә чакырып алдылар. Менә шуннан башланды минем журналистик тормышым.

Илсөяр Хәйруллина. Мин Казанның 80нче мәктәбен тәмамладым. Мәктәптә дивар газеталары чыгару бар иде ул заманнарда. Менә шул вакытта инде газетаның мөхәррире булып эшләп, минем бик көчле татар теле укытучым безне университетның журналистика факультетына татар теле бүлегенә алып килеп, практикалар үткәреп йөрткән кеше буларак, минем журналистикага мәктәптән үк күңелем керде. Һәм мин 2 ел авыл мәктәбендә укытып кайтканнан соң турыдан-туры газетага эшкә килдем. Бу инде минем хыялым булгандыр. Ләкин ни өчен мин журналистикада укымадым - ул вакытта журналистика факультетына керү өчен ике ел эш стажы кирәк иде. Кеше журналистикага күпмедер дәрәҗәдә тормыш тәҗрибәсе белән килергә тиеш дип саналды. Һәм бу дөрес тә. Минемчә, кеше ниндидер берәр өлкәне белеп журналистикага килеп керсә - ул үзенең эшен дә җиңелрәк эшли башлый. Менә минем ике ел укытучы булып эшләвем ул минем журналистикага җиңелрәк һәм тирәнрәк кереп китүгә сәбәп булды.

Алсу Хәсәнова. Мин дә журналистиканы бетермәдем, мин дә укытучы. Минем әнием дә, әтием дә укытучылар. Ни өчен мин журналистиканы сайладым дип сорасагыз - мин балачактан әниемнең авыр хезмәтен күреп, "мин укытучы булмыйм" дидем. Мин күбрәк телевидение белән радиога тартыла идем. Телевидениедә бер ел эшләдем. Әмма газетага килүемнең сәбәбе - минем язу стилемне күреп алган Илфат Фәйзрахманов, "сиңа телевидение түгел, сиңа газетага китәргә кирәк, бәлки син күбрәк газета журналистыдыр", дигән фикер әйтте. Кемнеңдер кушуы буенча гына журналистикага китеп булмыйдыр инде ул. Ул кешенең күңелендә булырга тиештер. Миңа газетада эшләү дә ошый, радио да ошый. Мин күңелем кушкан эшне эшләмәсәм - үземне кеше итеп сизә алмыйм.

Алсу Кормаш. Алсу бик кызыклы фикер әйтте. "Мин балачактан әниемнең авыр хезмәтен күреп, "мин укытучы булмыйм" дидем", дидең Алсу. Ләкин журналистика эше дә авыр бит. Бигрәк тә соңгы елларда хатын-кыз журналистлар саны арта. Алар үз эшләренең осталары булыр өчен яңадан яңа дәрәҗәләргә ирешергә мәҗбүр кала. Сугышларны яктырткан, анда рәсемнәр төшергән ике журналистның берсе хатын-кыз хәзер. Кайнар нокталарга барган хатын-кызлар үз һөнәр осталары булуларын нәкъ шулай күрсәтергә омтыла. Сезгә бу эш катлаулы тоелмыймы?

Алсу Хәсәнова. Беләсезме, күңел теләгән эш авыр тоелмый ул. Мин дә барыр идем андый җирләргә. Мәсәлән, "Америка Кушма Штатларда фетнә чыккан, аны яктыртырга син барасың" дисәләр - мин анда барырга риза. Мин кызыксынырга яратам. Кызыксыну мине журналистикага алып килгәндер дә инде.

Алсу Кормаш. Бары тик хатын-кыз журналистка хас сыйфатлар бармы?

Илсөяр Хәйруллина. Мин "Ватаным Татарстан"га 1972 елны эшкә килгәндә, бездә яза торган бер хатын-кыз журналист та юк иде. Бөтен хатын-кызлар фәкать техник эштә генә эшлиләр иде. Мин язып киткән беренче журналист булганмындыр, бәлкем. Мин үзем журналистиканы хатын-кыз һәм ир-ат журналистикасына бүлеп карамыйм. Әйбәт журналистлар бар, начарлары бар. Журналистикада фәкать шушы эш белән әсәрләнгән кеше генә эшләп кала ала. Моны күңелең белән яратмасаң, шуннан башка яши алсаң - башка эшкә китәләр. Журналистиканы бетергән яшьләрдән 10 кешенең тугызы башка эштә, берсе генә журналист булып китә. Журналистның аны беркайчан да эш сәгате чикләнмәгән. Эше аның өйгә кайта. Ул командировкалар белән бәйле, кайда гына эшләсә дә. Шуның өстәвенә әле ул куркыныч һөнәр. Русиянең үзендә бигрәк тә.

Алсу Кормаш. Журналистның дәрәҗәсе нәрсә белән билгеләнә?

Салисә Гәрәева. Алынган материалны язу өчен батыр булу, көчле характер, тирән белем, максатчанлык, фидакарьлек, кыюлык кирәк. Ирләргә хас сыйфатлар бу. Әмма безнең хатын-кызларда да андый сыйфатлар бар. Илсөяр белән килешәм, журналист булу бик хәтәр профессия. Анна Политковская, Юрий Щекочихин, Анастасия Бабуриналар харап булды. Бик хәтәр профессия. Аның өчен үзенә күрә бер характер кирәк, хәзерге заман техникасын белү кирәк. Шуларны белгән очракта журналистның эше файдалырак та, үтемлерәк тә була.

Алсу Кормаш. Көнбатыш Европа һәм АКШта хатын-кыз журналистларын берләштерүче оешмалар бар. Мондый берлекләр хатын-кызларга белемнәрен арттырырга, фикер алышырга ярдәм итә, хокукый һәм кайчак хәтта финанс ярдәм тәкъдим итә, төрле бәйгеләр уздыра, җиңүчеләрне билгели. Татар хатын-кыз журналистларының мондый оешмасы бармы? Андый ихтияҗ бармы?

Илсөяр Хәйруллина. Хатын-кызларның андый оешмасы юк дип беләм. Мин үзем сәнәгать өлкәсендә язучы буларак, хатын-кызлар өчен генә махсус оешма кирәктер дип уйламыйм. Бүгенге көндә журналистлар берлеге үзе дә элеккеге ролен үтәми башлады. Хәзер журналистикада индивидуализм көчәйде. Менә бу техника заманы килү, Салисә апа әйтмешли, компьютерлар, башка төрле техника - ул кешене күмәк уйлаудан үз фикерен оештыра алуына үзгәртте. Кеше интернеттан мәгълүмат ала да, үзенекен шунда ук өстәп куя. Элек әлбәттә ул башкачарак иде. Ул вакытта аралашу кирәк иде. Мин хәзер үзем андый оешма кирәк дип санамыйм.

Алсу Хәсәнова. Журналистларга оешма кирәк микән ул? Мин кирәк түгел дип уйлыйм. Элек тә булмаган. Берлекнең журналистларга игътибары җитми, әлбәттә. Күреп, сизеп торам. Аны Илсөяр апа да әйтә ала, Салисә апа да әйтә ала. Бәлки ул берлекне ныгытырга кирәктер? Ниндидер конкурс үткәрер өчен генә берлекне саклау, минемчә, кирәк түгел. Ә берлекне ныгытырга кирәк.

Илсөяр Хәйруллина. Безнең бит "Бәллүр каләм" дигән бик зур бәйге бар иде. Ул, әлбәттә, бик лаеклылырга, аз гына күләмдә бирелә торган бүләк иде. Аңа кадәр Хөсәен Ямашев исемендәге республика журналистларының бәйгесе, бүләге бар иде. Анда ул бүләк иясе булыр өчен чынлап та чын журналист булып өлгергән булырга тиеш иде кеше. Ә бүгенге көндә, мәсәлән, ул бәйгесабантуйга әйләнде.

Алсу Хәсәнова. Тукай премиясенә килгәндә дә шулай. Тукай премиясен язучылар ала. Ә безнең журналистларның ул дәрәҗәдә премиясе юк. Хөсәен Ямашев исемендәге премия хәзер бирелми.

Илсөяр Хәйруллина. Укучының, тыңлаучының яки телевидение булса инде - тамашачының журналистны белүе, яратуы, аңа мөрәҗәгать итүе - минемчә иң зур дәрәҗә шул. Соңгы елларда безнең исемнәр дә, бәйгеләрдәге бүләкләр дә гадел бирелә торган әйберләр түгел.

Алсу Кормаш. Журналистик эшчәнлектә хатын-кыз булуның файдасын күбрәк күрдегезме, әлла хатын-кыз булу күбрәк зыян салдымы?

Алсу Хәсәнова. Еллар үткән саен тәҗрибә дә туплана бара. Илсөяр апа хәтерли микән, иң беренче аңа килеп язган мәкаләләрне. Хәзер аларны чагыштырып карасам - җир белән күк арасы. Шактый эш эшләнгән. Тагын тукталып калмаска исәп. Хатын-кыз булу бер дә комачауламый. Камилләшүнең чиге юк, эш күп. Исән-сау булсак яңа яктан ачылырга исәп бар.

Илсөяр Хәйруллина. Мин журналистиканың иң ир-атлар эшли торган өлкәсе - сәнәгать, икътисад өлкәсендә эшләгән кеше буларак шуны гына әйтә алам - мин хатын-кыз булудан журналистикага зыян күрмим. Әлбәттә, ир кеше булсам, Алсу әйтмешли, сугыш нокталарына, конфликт урыннарына чыгар идем, һичшиксез. Мин нәрсәдән зыян күрдем - минем тормышымда татарча языйммы, русча язып китимме дигән бер вакыт булды. Шунда русча язып китәсем булган. Ничек кенә булмасын, татар журналистикасының мәйданы чикләнгән, соңгы вакытта ул мәйдан тагын да кысыла бара. Мәсьәлән, 80-90нчы елларда безнең тираж ("Ватаным Татарстан") 200 мең иде, хәзер инде без 20 мең тиражга калып барабыз. Ягъни, безнең укучылар даирәсе кими бара. Интернет керә, башка басмалар керә. Әлбәттә, инглиз телен яхшырак белсәң, гомумән, дөньяга чыгып китәр идек. Менә безнең Казанда тәрбияләнгән Тимур Сираҗиев кебек егетләр кайнар нокталарда йөриләр. Әлбәттә, андый журналистика безнең тар даирәдәге журналистикага караганда кызыграк һәм файдалырак, дип уйлыйм мин. Хәзер укучы да үзгәрде. Укучыга башка төрле материаллар кирәк. Кешегә информация, сенсация кирәк, "кыздырылган" фактлар кирәк. Ә моны бирер өчен кыю булырга кирәк. Әлбәттә, мин татар журналистикасына егетләрнең күбрәк килүен теләр идем.

Салисә Гәрәева. Мин дә шул ук фикердә. Чынлап та, журналистикада хатын-кыз күп. Ирләр һаман аз. Нигә алай икән, дип уйлап йөрим. Ирләребез куркак булып китте, йомшардылар алар. Ә хатын-кыз бөтен җирдә - медицинада да, мәгариф өлкәсендә дә. Мин үзебезнең эшне яхшы алып барабыз дип горурланам.

Алсу Хәсәнова. Илсөяр апа, Салисә апаның фикерләренә өстәп, шуны әйтәсем килә. Безнең шул кадәр кыю журналистлар (хатын-кызлар) бар. Егетләрдән дә уздыралар. Егетләр безнең җебегрәк булып калды. Бик көчле хатын-кыз журналистлар бар.

Илсөяр Хәйруллина. Журналистикага ирләр килсен өчен аның матди хәлен яхшыртырга кирәк. Бөтен хикмәте шунда. Егетләр гаиләне тәэмин итә алмаса, әлбәттә, алар бу өлкәгә килми.
XS
SM
MD
LG