Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:12

Медведев 2012 елда узачак Русия президенты сайлавында катнашу-катнашмавы турындагы серне ачмады. Төбәк губернаторларын билгеләү тәртибе президентны канәгатьләндерә.

Дмитрий Медведев Русия президенты вазифасында беренче тапкыр журналистлар белән матбугат очрашуы уздырды. Ул ике сәгатьтән артык дәвам итте, әмма шуңа да карамастан төп диярлек сорау җавапсыз калды. Медведев киләсе елга узачак президент сайлавына намзәтләр турындагы серне ачмады. Ул бу хакта “бик тиздән” билгеле булачак дип котылды. Медведев фикеренчә, мондый карарны игълан иткәндә, матбугат очрашуыннан үзгәрәк формат сайларга кирәк.

“Сайлауның үз кануннары бар һәм мин дә аңа нигезләнәм. Әгәр карар игълан итәргә уйлыйм икән, мин аны эшләячәкмен. Күптән түгел Кытай журналистларына көтәсе озак калмады дип әйткән идем. Бу тиздән булачак хәл”, диде ул.

Шулай да сайлау якынлашкан саен Медведев белән Русия премьер-министры Владимир Путин арасында көрәш артканы сизелә. Шулай ук кайбер каршылыклар да күзгә ташлана. Мисал өчен, шул ук Либия мәсьәләсендә Медведев Путинның белдерүен тәнкыйтьләп чыккан иде.

Путин исә көтмәгәндә Гомумрусия халык фронтын булдыру турында игълан итте. Бу декабрьдә узачак Русия Дәүләт Думасына әзерлек максатыннан эшләнә диелсә дә, белгечләр Путин монда сайлауны истә тотып үзенә җирлек әзерли дип саный.

Медведев сер бирми



Медведев белән Путин арасында каршылыклар күзгә ташланса да, президент үзе ике арада ниндидер киеренкелек булуын кире какты. Ул Путинны хезмәттәше һәм сәяси партнеры дип атады һәм алар арасындагы мөнәсәбәтне “тандем” гына түгел, ә “озак дәвам иткән дуслык” буларак тасвирлады.

“Без бер-беребезне яхшы беләбез һәм яхшы хис итәбез”, диде Медведев.

Президент сүзләренчә, аларның карашлары төрле, әмма стратегияләре бик якын. Болай булмаган очракта ул, бергә эшли алмас идек һәм партнерлык таркалыр иде, дип саный.

Чыннан да, мисал өчен, төбәк губернаторларын билгеләү өлкәсендә Медведев һәм Путинның карашлары уртак. Президент элеккечә губернаторлар сайланырга түгел, ә билгеләнергә тиешлеген искәртте. Якутия журналисты биргән әлеге сорау залда утыручы каләм ияләре тарафыннан хәтта көчле алкышлар белән каршы алынса да, Медведев губернаторларны билгеләү Русия дәүләтчелегенә күбрәк туры килүен әйтте. Шуңа да карамастан, ул бу хәлнең киләчәк 10-15 елда үзгәртелергә мөмкинлегенә дә ишарәләде, әмма моның өчен сәяси мохиттә үзгәрешләр булуы кирәк икән. Хәзергә исә бу тәртип Медведевны канәгатьләндерә.

Ходорковскийдан куркыныч янамый

Әйтергә кирәк, әлеге матбугат очрашуында президент искитәрлек яңалыклар әйтмәде. Ул кискен сораулардан качарга тырышты. Мисал өчен, шул ук ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский турындагы сорау яңгырагач та ул аңа бик кыска гына җавап кайтарды. Шул ук вакытта әлеге җавап Путин карашыннан нык аерыла иде. “Коммерсант-ФМ” журналистының Ходорковскийның иреккә чыгуыннан җәмәгатьчелеккә куркыныч яныймы дип кызыксынды. Президент исә “янамый” дигән җавап кайтарды.

Медведев бу матбугат очрашуында сайлауда катнашу-катнашмау турындагы сорауга җавап бирмәсә дә, инде мондый чара уздыру үзе үк сайлауга әзерлек чарасы буларак шәрехләнә.

Ни гаҗәп, журналистлар белән очрашу гадәтләнгәнчә Кремльдә түгел, ә Медведев дүртъеллыгының төп проекты булган “Сколково”да узды. Бу исә журналистларны әлеге проект белән тирәнрәк таныштыру өчен эшләнгән. Анда барлыгы 800дән артык журналист катнашты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG