Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

19 май – татар дөньясында үзенчәлекле эз калдырган Нәҗип Думавиның туган көне. Гомеренең соңгы елларын Үзбәкстанда үткәрергә мәҗбүр булып, 50 яшендә шунда вафат булган әдип, публицист, галим-педагог мирасы әле дә әһәмиятен югалтмаган.


Шагыйрь, әдип, мәгърифәтче Нәҗип Думави 1883 елның 19 маенда Аксубай районы Яңа Дума авылында Сибгатулла мулла гаиләсендә туа. Ул башта әтисе мәдрәсәсендә белем ала. Аннан Норлаттан ерак булмаган Кизләү мәдрәсәсенә китә.

Бер елдан соң Казандагы Апанай ("Касыймия") мәдрәсәсенә бара, анда Һади Максудидан да белем ала. Максудидан “Тәрҗеман”, төрек газетлары алып укый. Галиәсгар Камал белән таныша.
Нәҗип Думави яшәгән урыннар. Мәктәп музее күргәзмәсе

Думави соңрак мөгәллимлек эшен башлый. Чистайда, Кизелдә, казакъ далаларында, Иж-Бубыйда балалар укыта. 1911 елда патша хөкүмәте Иж-Бубый мәдрәсәсен тарката. Мондагы китапларны урамга өеп яндыралар. Бик күп мөгәллимнәр белән бергә Н.Думави да кулга алынып, Сарапул төрмәсенә озатыла. Анда 9 ай утыра. Ышанычсыз кеше дип саналса да, 1916 елда сугышка алына.

Думави шагыйрьме?

1905 елларда Думави шактый танылган шагыйрь була. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, “Хөррият белән тәбрик” шигыре әле дә укучыны җәлеп итәдер:

“Мин яшим дип чык аланга,
Бас аякны нык, татар.
Шул “Татар” исемең барында
Курыкма, нык бул, татар.

Син арыслан, синдә куәт –
Бир тавыш – җир тетрәсен;
Син бөек, син көчле милләт,
Атла “коллык киртәсен”.

Бул бәхетле, – син ирекле,
Үз эшеңне бел, татар.
Мең йәшә, миллион йәшә, әй,
Әй, йәш татар, хөр татар!”

Шулай да Думавиның шагыйрь итеп танырга теләмиләр кебек. 1907 елда Галиәсгар Камал мондый сүзләр яза: “Арада фәкать өч кеше калды. Болардан берсенә – Н.Думавига нинди тамга сугарга хәзергә мин булдыра алмыйм. Минем каршымда Габдулла әфәнде илә Габделмәҗит әфәнделәр алга чыкты. Хәзерге көндә шагыйрь исемен бирергә шул икесе лаектыр”. Думави да югалып калмый:

“Тотма телен, әй, Г.Камал
Думавиның, сөйләсен;
Үзе сөйгән думбырасын
Ярма, чалсын-көйләсен”, дип җавап яза.

Н.Думави ХХ йөз башы татар матбугатында иң күп басылучыларның берсе була. Октябрь инкыйлабыннан соң ул Чистай өязе мәгариф бүлегендә эшли. 1921 елда аны муллалык эшенә күчерәләр. “73 мәхәллә муллаларына баш булдым. Муллалар надан, гарәпчәдән туры тәрҗемәне белмиләр иде”, дип яза ул “Тәрҗемәи хәле”ндә.

Күмәкләшү чорлары җиткәч, Думави Үзбәкстанга китәргә мәҗбүр була һәм шунда 1933 елның 5 маенда вафат була.

Яңа Дума хатирәләр саклый

Яңа Дума авылы мәктәбе музеенда Н.Думавига кагылышлы мәгълүматлар зур урын алган. Музей эше белән тарих укытучысы Рифнур Гафиятов җитәкчелек итә. Ул Думави хакында кайбер фикерләрен әйтте.
Нәҗип Думави туган йорт нигезе буш тора

“Нәҗип Думави – авыл тарихында якты эз калдырган шәхес. Ул мәгърифәтче, язучы, демократ. Аның фикерләрен өйрәнгәч, шундый уйга киләсең: болгавыр, авыр чорларда ул үз тормышында дөрес юнәлешләр таба алган. Педагогика, экология һ.б. фәннәрдә калдырган хезмәтләре зур әһәмияткә ия.

Без авылдашыбызның исеме мәктәпкә бирелү белән дә горурланабыз. Аның хатирәләрен саклауда зур эш алып барабыз. Думавиның 130 еллыгына әзерлек барганда, аның оныкчыгы профессор Гөлнара Тахтамышева белән очраштык. Думави мирасын өйрәнүче галимнәр – Зөфәр Рәмиев, Резеда Кадыйрова Думада булган чараларда еш катнаша”, дип сөйли Р.Гафиятов.

Хәзерге вакытта Нәҗип Думави туган нигезендә бушлык. Аның оныклары Үзбәкстан калаларында, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә, Пермь төбәгендә яши.

XS
SM
MD
LG