Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стросс-Кан Валюта Фонды башлыгы урыныннан китүен белдерде


Нью-Йоркта җәнҗал чыгып төрмәгә ябылган Халыкара Валюта Фондының җитәкчесе Доминик Стросс-Кан бу вазифадан китүе турында рәсми белдерү ясады.

Бүген чыккан белдерүдә Стросс-Кан эшеннән китүе һәм аңа белдерелгән гаепләүләрнең берсенең дә дөреслеккә туры килмәве турында әйткән.

Стросс-Кан узган атнада кунакханәдә эшләгән хатын-кызны көчләү омтылышы һәм эзәрлекләү гаепләве белән төрмәгә ябылды. Мәхкәмә утырышы 20 майга билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG