Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама "Гарәп язын" яклап чыгыш ясады


Обама "Гарәп язын" яклап чыгыш ясады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:43 0:00

19 май көнне АКШ президенты Барак Обама Якын Көнчыгышта барган үзгәрешләрне яклап чыгыш ясады.

19 май көнне АКШ президенты Барак Обама Якын Көнчыгышта барган үзгәрешләр турында чыгыш ясады. Азатлык сәхифәсе туры трансляция тәкъдим итте. Обама чыгышыннан кайбер өзекләр белән таныша аласыз.


21.00 -- Америка Кушма Штатлары халыкның үзидарәсенә ышанып нигезләнгән ил. Шуңа да хәзер без (гарәп урамнарында) үз хокукларын яклап күтәрелгәннәр белән бергә булудан кыенсынмаска тиеш. Андыйларның уңышка ирешүе ахыргы чиктә тагын да иминрәк, тагын да тотрыклы һәм гаделрәк дөнья коруга китерәчәк.

20.55 -- Мин бу эшнең бик авыр барачагын аңлыйм. Бер-береңне күрәлмау һәм шикләнеп карау буыннардан буынга күчеп килә. Алай да мин Израилдәге һәм фәләстиннәрдәге күпчелекнең үткәннәрдә батып калу урынына киләчәккә йөз боруына ышанам. Шушы мөмкинлекне сайлау бу аерым низагта гына түгел, ә бар Якын Көнчыгыш төбәгендә булырга тиеш.

20.51 -- Дистә еллар буена Якын Көнчыгышта Израил һәм гарәпләр арасындагы низаг шәүләсе торды. Аларга солыхны читтән китереп биреп булмый, әмма бертуктаусыз кичектереп тору да проблеманың чишелүенә китермиячәк. Солыхка юнәлтелгән гамәлләрне алар үзләре башкарырга тиеш.

20.47 -- Кушма Штатлар яңа Мисырның бурычларын кичереп, аңа 1 миллиард долларлык инвестицияләр тәкъдим итә. Вашингтон Халыкара валюта фондыннан киләсе атнага Мисыр һәм Тунис өчен ярдәм планнары әзерләүне үтенде.

20.42 -- Теләсә нинди төркемнең башкаларга, мисал өчен, үзгә диндәгеләргә, йә хатын-кызларга, азчылыкларга чикләүләр куюга каршы булачакбыз. Каһирәнең Таһрир мәйданында мөселманнар христианнар белән бергә иреклек таләп итте.

20.39 -- Зур бер мәгълүмат оешмасымы, әллә инде гади бер блоггермы - без Интернет иреклеген, журналистларның тавышын ишеттерүне яклаячакбыз.

20.35 -- Хәтта төбәктәге кайбер дусларыбыз да (Йәмән, Баһрәйн) соңгы үзгәрешләр таләбенә тиешле мөгамәлә күрсәтә алмады...

20.33 -- Сүриядә президент Асәд йә (демократиягә) күчешне җитәкли ала, йә инде китәргә тиеш булачак. Сүрия халкы демократия таләп итеп үз кыюлыгын күрсәтте.

20.31 -- Либиядә вакыт Каддафигә каршы эшли. Ул инде илне үз кулында тотмый. Оппозиция кануни һәм ышанычлы идарә - Вакытлы шура кора.

20.28 -- Кушма Штатлар халык теләген көч белән бастыруны кире кага. АКШның сәясәте бар шушы төбәк буйлап реформаларны алга сөрү һәм демократиягә күчүне яклау булачак.

20.23 -- Шушы берничә айда гына да гади халык, террорчылар еллар буе ирешә алмаган нәрсәләргә иреште.

20.17 -- Якын Көнчыгыштагы илләр дәүләт буларак бәйсезлеген күптән алса да, анда яшәгән кешеләр үз бәйсезлегенә ирешмәгән иде. Соңгы үзгәрешләр халык ихтыярын инде бертуктаусыз бастырып торып булмавын күрсәтте.

20.15 -- Барак Обама: Менә инде 6 айлап без Якын Көнчыгышта барган гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтәбез. Халык бердәм булып үз хокуклары өчен күтәрелә.

20.11 -- Һиллари Клинтон: Президент безгә яңача тышкы сәясәт алып бару бурычын куйган иде. Безнең хезмәткәрләр американ кыйммәтләрен яклау һәм тарату эшендә иң алгы сафларда.

20.03 -- Обама Каһирә һәм Багдад, Казан һәм Куала Лумпур, Уфа һәм Тәһрандагы, гомумән бар мөселман дөньясындагы халыкка мөрәҗәгать итәргә җыена.

19.59 -- Президент бу чыгышын Дәүләт департаментында ясый, аны башта дәүләт секретаре Һиллари Клинтон сәламлиячәк.

19.35 -- Президент Барак Обаманың Якын Көнчыгыштагы американ сәясәте турында чыгышы берничә минуттан башланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG