Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан” һәм “Чех һава юллары” арасында килешү төзелде


Кичә Казанда “Татарстан” һәм “Чех Һава Юллары” (CSA) ширкәтләре арасында “код бүлешү” турында килешү төзелде.

“ЧҺЮ” ширкәтенең матбугат вәкиле Һана Һейскова сүзләренә караганда, әлеге килешү нигезендә ике ширкәт очышларны оештыруда хезмәттәшлек итәчәк.

2011 елның июненнән Прагадан Казанга атнасына ике очыш каралган. Ел азагына таба очышлар санын өчкә кадәр арттыру каралган.

“Очышларны арттыру мөмкинлеге Казан һава аланында яңа терминал төзелеп бетү вакытына бәйле”, диде Һейскова.

Әлеге килешү гамәлгә керү белән Казанга билетны "CSA" ширкәтенең интернеттагы сәхифәсендә һәм барлык бүлекләрендә алып булачак.
XS
SM
MD
LG