Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:35

19 май – Татарстан матбугаты көнендә сүз иреге турында сөйләшү булмады. Хакимият бәйрәмне республиканы яхшы яктан таныту өчен куллана.


19 май – Татарстан матбугат көненә гадәттәгечә хәбәрчеләр, мәгълүмат чаралары җитәкчеләренә кадер-хөрмәт күрсәтәләр, тантаналы утырышлар үткәрәләр. Быел да шулай булды.

Татарстан матбугат көненә багышлап, Мәскәүдән зур федераль мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, танылган журналистлар чакырылды. “Татмедиа” агентлыгы ел саен диярлек бу бәйрәмгә телевидение һәм пресса йолдызларын китертә.

Еш кына Татарстанга РТР каналы алып баручысы Сергей Брилев килә, үткән елда тагын “Коммерсант” газетының элекке җитәкчесе Андрей Василев һәм башкалар чакырылган иде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдән килгән кунаклар белән очрашты
Быел “Комсомольская правда”, “Российская газета” баш мөхәррирләре Владимир Сунгоркин һәм Владислав Фронин, “Интерфакс” агентлыгы рәисе урынбасары Николай Касьянов, ВГТРК ширкәте җитәкчеләренең берсе Рифат Сабитов һәм спорт тапшырулары башлыгы Василий Кикнадзе килде.

Шулай ук “НТВэшники” тапшыруында кискен сораулар бирүе белән танылган тележурналист Антон Хреков та килде. Әмма ул мәгълүмат чараларында билгесез ширкәтнең PR җитәкчесе буларак кына тәкъдим ителде.

Мәскәү кунакларын Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Матбугат хезмәте очрашуда сүз Татарстандагы проектлар турында барды, дип кенә белдерде. Әмма Татарстан җитәкчелегенең республиканы федераль мәгълүмат чараларында таныту, яхшы яктан күрсәтү теләге беркемгә дә сер түгел. Рөстәм Миңнехановның үзенең дә бу хакта әйткәне бар.

Мондый хезмәттәшлек үз нәтиҗәсен бирә. Югары дәрәҗәдә кабул ителгән, Мәскәүдән махсус чакырылган Сергей Брилев ташыруларында Шәймиев заманында ук Татарстан җитәкчелеге күренеп китә иде. Хәзер дә РТР каналы хәбәрчесе Казанда еш кына була.

Бик популяр алып баручы Тина Канделаки да Казанга килеп киткән иде. Аны да республика җитәкчесе кабул итте. Соңыннан Канделаки үзенең интернет-сәхифәсендә Татарстанның шул кадәр алга киткән төбәк булуы турында язып чыкты.

Татарстан хәбәрчеләре дә игътибарсыз калмады

Татарстанның үзенең хәбәрчеләрен Татарстан президенты әллә нигә бер кабул итә. Яңа ел алдыннан бәйрәм очрашуында бүләкләр бирәләр, быел 8 март бәйрәмендә дә хатын-кыз хәбәрчеләрне чакырганнар иде.

Елдагыча 19 май бәйрәм көне уңаеннан парламент рәисе Татарстан мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен җыйды. Анда республика, шәһәр, район газетлары, теле-радио ширкәтләр, читтәге татар мәгълүмат чаралары җитәкчеләре чакырылды.

Фәрит Мөхәммәтшин
Очрашу Дәүләт шурасы бинасында үтте. Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар башкарган эшне бик югары бәяләп, демократия һәм сүз иреге мәсьәләсенә фикерен белдерде һәм үзен тәнкыйтьләргә дә рөхсәт итте.

Ул бүгенге көндә бернинди цензурасыз эшләүче газетларның, мәгълүматның интернет, социаль челтәрләр аша киң таралуына гаҗәпләнә икән. Мөхәммәтшин үзенең сайтын ачкан, Twitterда үз битен булдырган.

“Алар аша үзем турында күп нәрсә белдем”, диде ул. Аның сүзләреннән аңлашылганча, аңа тәнкыйть белдерергә батырчылык иткән кешеләр дә булган. “Әмма шундый шартларда яшәргә күнегергә кирәк, тормыш хәзер шундый, бернәрсәне дә яшереп булмый”, ди ул.

Дәүләт төзелешенә, төбәк башлыкларын сайлауны туктатуга килгәндә, ул, “Русиядә демократияне төзү юлында бер адым алга, бер адым артка ясала. Авырлык белән булса да, әмма барыбер демократиягә таба барабыз”, диде.

Шуннан соң парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вазифадан киткән җитәкчеләргә тәнкыйть белдермәскә чакырды. Алар турында я яхшы, я бернәрсә дә әйтмәскә кирәк, диде ул. Мәсәлән, Ленин, Брежнев, Горбачевның тәнкыйтьләнүен гаеп итте. “Шәймиевкә ул лаек булган бәяне бирдек, ул республика белән иң авыр вакытта җитәкчелек итте”, диде Мөхәммәтшин.

Татарстан дәүләт сәясәте читтәге татарларга җиткереләчәк

Шулай ук республика хакимиятенең күргән тырышлыклары, соңгы 20 елда булган кыенлыклар, үткән җәйдә килгән каты корылык нәтиҗәләреннән арыну өчен бик күп көч кую хакында тәфсилләп сөйләде.

Татарстандагы күпчелек мәгълүмат чаралары дәүләтнеке икәнен исәпкә
алганда, хакимият башкарган эшнең халыкка җиткерелеп баруын хәзердән ук фаразлап була.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашты

Хәзер читтәге татарлар да республикадагы җитәкчеләрнең хәлләрен белеп торачак. Татарлар яшәгән төбәкләргә “Атна вакыйгалары” исемле хәбәрләр җыелмасының җибәрелә башлавы турында әйтелде. Читтәге татар җитәкчеләре моңа бик сөенә. Мәсәлән, Екатеринбур медиа-холдингы җитәкчесе Фәвия Сафиуллина һәм башка татар җитәкчеләре мондый җыентыкларны даими чыгарырга чакырды.

Сайлаулар якынлашуын истә тотканда, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан тормышы турында тупланмаларны иртәрәк һәм ешрак таратырга киңәш итте.

18 төбәктән килгән мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Арча районына сәяхәт көтә. Ә бәйрәм көнне, алар һәм башка мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Бәллүр каләм” бүләген тапшыру тантанасында катнашты.

Елдагыча ветеран журналистка Татарстан хакимиятеннән кыйммәтле бүләк эләкте. Җиңел машина быел элекке “Социалистик Татарстан” газеты баш мөхәррире Мөнир Әһлиуллинга бирелде.

Татарстанда 700ләп төрле мәгълүмат чарасы теркәлгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG