Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан президенты кызын “диктатор” сүзе рәнҗеткән


Үзбәкстан президенты кызы Лола Кәримова француз интернет басмасының аны “диктатор кызы” дип атавы белән килешми. Ул сәхифәне мәхкәмәгә шикаять иткән.

Лола Кәримова-Тилляеваның Reu89 бәйсез француз сәхифәсенә белдергән шикаяте атнакич Париж мәхкәмәсендә карала. Үзбәкстаннан ЮНЕСКО вәкиле булып торган 33 яшьлек Лоланы басманың аны “диктатор кызы” дип атавы ошамаган.

“СПИД: Үзбәкстан, илдә репрессияләр, Каннда бәйрәм” дип исемләнгән мәкалә үзе Канн кинофестивале кысаларында узган “Кино СПИДка каршы” дигән хәйрия кичәсе турында бара.

СПИДка каршы акча җыю чарасы буларак уйланылган әлеге кичәдә танылган дөнья артистлары белән беррәттән, бу кичәнең иганәчесе, Үзбәкстан президентының олы кызы Гөлнара да катнаша. Ләкин алар СПИДка каршы шундый купшы чараларда катнашканда, Үзбәкстанның үзендә СПИДка каршы җыентык таратучы җәмәгать вәкиле Максим Попов җиде елга төрмәгә утыртыла. Поповның җыентыгы үзбәк халкының холкына, әхлагына, диненә, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә каршы килә дип табылган.

Автор югалып калмый

Әлеге хәлләр барысы да Reu89 журналисты Августин Скалберның язмасында урын ала. Әмма Кәримованың Попов турында язуга каршылыгы юк икән. Аны “диктатор кызы”ннан тыш, үзен акча юуда гаепләргә тырышу, ягъни хәйрия чарасына килгән өчен актриса Моника Беллуччига 190 мең евро түләү турындагы сүзләр ачуын чыгарган. Ул моны дөреслеккә туры килми дип белдерә. Һәм рухи зыян буларак басмадан 30 мең евро таләп итә.

Ләкин Скалбер белдерелгән барлык гаепләрне дә исбатларлык дәлилләре булуын әйтә.

“Француз массакүләм мәгълүмат чарасы буларак, без "Лола Кәримова диктатор кызы" дип бастыра алабыз. Чөнки бу факт. Ләкин канун нигезендә без аның әтисенең диктатор булуын исбатларга тиеш. Бу бик җиңел булачак, чөнки алты ел элек Үзбәкстанда көчле бәрелешләр булган иде һәм анда катнашкан күп кенә кешеләр төрмәдә кала, аларга җәзалар кулланыла. Шуңа күрә аны диктатор итеп күрсәтү бик җиңел”, ди ул.

Скалбер истә тоткан бәрелешләр Әндиҗан вакыйгалары белән бәйле. Ул чакта хөкүмәт көчләре баш күтәргән халыкны рәхимсез рәвештә бастырган иде. Күп кенә кешеләр төрмәләргә утыртылды. Шуларның берсе, хакимият оешмаларына каршы митинг оештыруда гаепләнеп берничә ел вакытын зинданда уздырган һәм хәзер Европада яшәүче “Утлы йөрәк” хокук яклау оешмасы җитәкчесе Мөтәбәр Тоҗибоева мәхкәмәдә Кәримовның диктатор икәнен исбатлап шаһит буларак катнашырга җыена.

“Минем аны диктатор икәнен исбатлый торган документларым бар. Аларны мәхкәмәгә тапшырачакмын”, ди ул.

Мәхкәмә проблемага игътибарны арттыра

Ләкин Кәримовның диктатор булуы белән барысы да килешми. Мисал өчен, “Азатлык” радиосының үзбәк редакциясе әлеге мәсьәләгә багышлап уздырган түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашкан илнең көньяк-көнчыгышындагы Бакмал районыннан эшмәкәр Очил Мирзоев пәрәнҗәне тыйган Франциядән аермалы буларак Үзбәкстанның дин өлкәсендә күбрәк ирек бирүен әйтте.

Әмма хокук яклаучылар соңгы вакытларда илдә шактый мөселманнар кыерсытылуын искәртеп килә.

“Чикне белмәгән хәбәрчеләр” оешмасы бу мәхкәмә, ниһаять, Үзбәкстандагы кеше хокуклары өлкәсендәге аяныч хәлгә игътибарны җәлеп итүгә ярдәм итәр, дип саный.

“Лола Кәримованың шикаяте Үзбәкстандагы кеше хокукларын бозу турындагы авыз йомуларга чик куярга ярдәм итәр”, диелә аларның чәршәмбе чыгарган белдерүендә.

Чыннан да, узган айда Newsweek журналындагы язмада Кәримов Либия башлыгы Мөәммәр Каддафи, Төньяк Корея, Беларус һәм Зимбабве президентлары белән иң рәхимсез җитәкчеләр рәтенә куелган иде.
XS
SM
MD
LG