Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 2011 елның "Бәллүр каләм"нәре тапшырылды


"Бәллүр каләм" бүләгенең дәрәҗәсе төшә дип тәнкыйть яңгыраса да, мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре арасында аның өчен көрәш сүрелми.


19 май Татарстан матбугат көненә Тапшырыла торган Бәллүр каләм бүләген тапшыру тантанасы ел буе ашыгып хәбәр язган, мәгълүмат алыр өчен тиешле кешесен табар өчен 50 тапкыр телефоннан шалтыраткан, хәлдән таеп, мөмкин булган кадәр хәбәр тараткан журналистлар көтеп ала.

Бу көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгенә чакырылганнар иркенләп аралаша ала, һөнәри җиңүләр һәм җитешсезлекләр турында үзара булса да сөйләшә ала.

"Бәллүр каләм" бүләгенең дәрәҗәсе төшә дип тәнкыйть яңгыраса да, мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре арасында бу бүләк өчен көрәш сүрелми. 2011 ел бәйгесенә 200ләп эш тапшырылган. Бу татарча язучы хәбәрчеләр өчен, аларның мәкалә, теле-радиотапшыру телен бәяли ала торган бердәнбер бәйге булып тора. Башка бәйгеләргә аларга эшләрен тәрҗемә белән тапшырырга туры килә.

Татарстандагы район газетлары һәм республикадан читтә чыгучы татар мәгълүмат чаралары хезмәткәренең бик аз акчага, тиешле җиһазсыз башкарган фидакарь хезмәтен бары "Бәллүр каләм" генә күрә ала. Шуңа да җирле хәбәрчеләр өчен бу бәйге мөһим.

2011 елда "Бәллүр каләм" бүләгенә түбәндәге лауреатлар лаек булды:

“Журналистикада исем”е бар дип, жюри Ләлә Гайфетдинова (“Челнинские известия” газеты), Илдар Кыямов (“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе, Айсылу Мирханова (“Казан” журналы); Гөлнур Сафиуллина (“Сөембикә” журналы), Светлана Спирина (“Казан” ТРК); Расиха Фәизова (“Шәһри Казан” газеты), Алмаз Хәкимов (“Татарстан” ГТРК), Сергей Шерстневны (“Эфир” телерадиокомпаниясе) санады. Аларга “Бәллүр каләм” тапшырылды.

Татарстаның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең хакимият фиркасен тәнкыйтьләгән һәм татарчадан тәрҗемә ителеп федераль газетларда җәнҗал чыгарган әңгәмәне үткәргән “Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире урынбасары Илдар Миргалимов быел бүләксез калды.

“Каләм көче” китабы өчен Васил Гарифуллин “Китап авторы – журналист” номинациясендә җиңү яулады.

“Темасы – җирле, осталыгы – башкалача” номинациясендә "Бәллүр каләм" өчен район мәгълүмат чараларында эшләүче хәбәрчеләр һәм тулы иҗат төркеме ярышты. Быел “Бәллүр каләм”не Роза Илалтдинова (“Новый Зай” газеты), Миңневарис Миңгалиев (“Нократ” (“Вятка”) газеты), “Неделя качества на НТР” проектының иҗат төркеме (Түбән Кама ТРК) алды.

“Шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә Әлмәттәге “Знамя труда” газеты, “Нижнекамская правда” газеты һөнәри бүләккә лаек дип табылды.

Быел да “Туган тел” номинациясендә читтәге татар мәгълүмат чаралары бүләкләнде. “Бәллүр каләм” Язгөл Юнысовага ( “Өмет” газеты, Уфа) һәм Шәмсия Хәлимовага ( “Дуслык” газеты ,Киров өлкәсе) тапшырылды. Римма Өметбаева ( “Тобольское время” ТРК) бу елда бүләк ала алмады.

Ярышның “Интернет-СМИ” номинациясендә, көтелгәнчә, көндәшсез генә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы җиңеп чыкты.

“Дебют” махсус номинациясе һөнәрне әле өйрәнә генә башлаган, беренче адымнар ясаган яшь хәбәрчеләр өчен оештырылган. Быел “Бәллүр каләм” бүләгенә Семенова Лениза, “Күңел” радиосы (“Чаллы-ТВ”), Уразаев Максим (“Казан” ТРК); Галимов Айнур (“Шәһри Казан” газеты) лаек дип табылды.

Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан бөек татар шагыйре истәлегенә багышланган күп чаралар үтте, шагыйрь мирасына багышланган күп кенә тапшырулар чыкты. Аларның иң уңышлылары “Татарстан республикасында Габдулла Тукай елы” номинациясендә бүләккә дәгъва итте.

Алар арасыннан “Хәерле иртә” тапшыруы (“Яңа гасыр” ТРК) һәм тәҗрибәле журналист Нәсим Акмалов (“Татарстан” ГТРК радиосы) кына сайлап алынды.

“Салават күпере” балалар журналына (Казан) махсус бүләк бирелде.

“Бәллүр каләм-2011” бәйгесендә елдагыча матбугат үсешенә зур өлеш керткән бер ветеран журналистка Татарстан хакимиятеннән кыйммәтле бүләк эләкте. Фиат машинасы быел элекке “Социалистик Татарстан” (хәзер "Ватаным Татарстан") газеты баш мөхәррире Мөнир Әһлиуллинга бирелде.
XS
SM
MD
LG