Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада “Гаилә һәм демография” чарасы бара


Балага исем кушу йоласы
Балага исем кушу йоласы

Уфада “Гаилә һәм демография” дип аталган халыкара конгресс башланды. Чараны “Русия гаиләсе” җәмәгатьчелек комитеты һәм Русиянең дәүләт социаль университетлары уздыра. Чара 21 майга кадәр дәвам итәчәк.


Пленар утырышта Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул милли телләр өйрәнү мәсьәләсенә дә тукталды. “Милли телләрне саклау гаиләдә башланырга тиеш. Бернинди укытулар да гаиләдә туган телдә аралашуны алыштыра алмый”, диде ул.

Чараның беренче көнендә республикада күпчелекне тәшкил итүче өч милләт – урыс, татар һәм башкорт халыклары этнографиясе секцияләре эшләде.

Келәм сугу
Татар секциясе Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында иде. Ул күргәзмә караудан башланды. Анда районнардан килгән вәкилләр төрле һәнәрләр күрсәтте. Мәсәлән, Дүртөйлеләр гармун һәм тальян төзәтү үрнәкләре белән таныштырды. Илешләр чигү чигү, Балтачлар келәм, палас сугу эшләрен күрсәтте.

Артабан чара актлар залында дәвам итте. Анда районнардан килгән вәкилләр татар халкының гореф-гадәтләрен күрсәтте. Балага исем кушу, аулак өй һәм башка тамашалар тәкъдим ителде.

Чара ахырында берничә чыгыш тыңланды. Анда татар халкының төркемнәре, шәһәрләшү, бүгенге көндә гореф-гадәтләрнең саклану торышы хакында сүз барды.
XS
SM
MD
LG