Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфак китапханәсе Болак артына күчә


ТДГПУ бинасы
ТДГПУ бинасы

КФУ татфагының язмышы әле тулысынча хәл ителеп бетмәде, ләкин Лобачевский исемендәге китапханәнең татар бүлеге фонды Татарстан урамындагы ТДГПУга күчте.


Казан дәүләт университеты, педагогика университеты, финанс институты һәм Алабуга педагогика университетының кушылу гамәлләре көзгә кадәр тукталып тора. КФУ ректоры Илшат Гафуров бу турыда кайбер газет мөхәррирләре белән очрашуында әйтте.

Уку йортларының берләшүенә елдан артык вакыт кирәк булачак. Аларны бер исем астына берләштереп, яши башлау һәм КФУга кергән уку йортларының рәсми рәвештә таркатылуы да сентябрь аена хәтле кичектерелә. Федераль университет статусында лицензияләрне яңарту яки тәртипкә салу өчен 2-3 ай вакыт кирәк булачак.

Шулай итеп, КДУ белән КДПУның татар факультетлары кушылуы да кичектерелә һәм кабул итү имтиханнары элекке тәртип белән оештырыла. Моңа карамастан, КФУның татар факультеты китапханәсе ябылып, гуманитар университет бинасына күчерелде.

Татар китабына “Лобачевка”да урын юк

Татар бүлеге уку залын Лобачевский исемендәге китапханәдән Татарстан урамындагы педуниверситетка күчерәләр икән дигән сүзне ишеткәч, мин ашыгыч рәвештә бу хәлнең дөреслеген ачыкларга керештем.

Казан Федераль университетының Лобачевский исемендәге китапханәсе – дөньякүләм танылган белем учагы. Шуңа күрә беренче эш итеп, мин аның башлыгы Миңнуллин Җәүдәт абый белән сөйләштем.

Китапханә директоры ишетелгән сүзләрнең дөреслеген раслады. Чыннан да 2нче катта урнашкан Татар бүлегенең уку залы күчә икән. Бушап калган бүлмәне күрше зал белән берләштереп Музей экспонатлары почмагы ясыйлар, диде ул.

Яңа заманча технологияләр белән җиһазландырылган конференцзал да планга кертелгән. Лобачевский исемендәге китапханәдә төгәл генә ничә берәмлек татар китабы бар икәне исәпләнмәсә дә, шушы көннәрдә аларның нигез өлеше ТДГПУның төп бинасына күчереләчәк. Димәк, миңа хәзер “пед”ка юл тотарга кирәк.

Китап әзләп Болак артына

Педагогика университетының китапханәсе төп бинаның икенче катында урын алган. Җитәкчесе Евгений Струков сөйләвенә күрә, әллә ни үзгәрешләр көтелми. Дәүләт кабул иткән план белән шушы май аенда Татар бүлеге фонды күчеп бетәргә тиеш.

Бу фондка аерым бүлмә бирү каралмаган, уку залының зурлыгы моны конпенсацияли, ди ул. Хезмәткәрләрнең кыскартылуы әлегә билгесез, төгәл мәгълумат бары сентябрь аенда гына әйтеләчәк.
ТДГПУ китапханәсе

Зарланыр әйбер юк кебек, ләкин Лобачевский китапханәсе хезмәткәрләре бу мәсьәләгә тискәре карый. Системалаштырылган мәгълумат, картотекалар – барысы да Лобачевский китапханәсенең үзәк каталогында кала бирә.

Хәзер синең темаңа кагылышлы әдәбиятны туплаган урын бетә, сиңа бары тик китапның исемен, авторын белгән очракта гына бәхет елмаячак. Әлбәттә, системалы татар каталогы күчерелергә, я булмаса яңасы төзелергә тиеш дигән фаразлар бар.

Татар бүлегенең уку залыннан 11 мең данә китап берәмлеге инде күчерелгән. Шунысы кызык, әлеге китапларның 99%ы Педуниверситетның үзендә дә бар, ләкин кушылачак татфак китапка кытлык кичермәсен өчен әлеге китаплар күбрәк кирәк булачак, диләр.

КФУ китапханәсен яңа уку елыннан кем җитәкләр – әлегә билгесез. Җитәкчене бары тик сентябрь аенда гына билгелиләр.
XS
SM
MD
LG