Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә урам җыеннарында 4 кеше һәлак булды


Сүриядә узган ризасызлык чараларын көч белән куып тарату нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булды. Аларның өчесе Һомс шәһәрендә, берсе Санамин каласында.

Җомга намазыннан соң Сүриянең бу ике каласында, шулай ук Банияс, Һам һәм Латакия шәһәрләрендә Башар әл-Асадның хакимияттән китүен таләп иткән урам җыеннары узды. Бу шәһәрләргә гаскәрләр китерелгән.

Кеше хокукларын яклаучылар сүзләренә караганда, оппозициягә каршы көч куллануда соңгы атналарда Сүриядә 850дән артык кеше һәлак булды.

Асадны үз халкына каршы көч куллануны туктатырга чакырган дөнья җитәкчеләре саны арта.
XS
SM
MD
LG