Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча бер көн


Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче гимназиясе укучылары
Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче гимназиясе укучылары

Апрельдә “Азатлык” радиосы Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге гимназиясендә очрашу үткәргән иде. Аның барышында гимназия укучылары бик күп кызыклы темалар күтәреп чыкты, кайберләре хәтта шул темалар турында язарга да теләвен белдерде. Бүген сезгә Зөләйха Камалова язмасын тәкъдим итәбез. Ул татар яшьләренең көндәлек тормышта ана телен куллануы, дөресрәге, кулланмавы һәм Зөләйханың телгә бәйле бер тәҗрибә дә үткәреп каравы турында.


Нигә татарча белгән, милләте, ата-аналары, исемнәре татар булган кешеләр бер-берсенә урысча эндәшә? Моның сәбәбе нидә?

Башкаларны белмим, тик бу сораулар мине бик борчый. “Азатлык”лар белән очрашканнан соң, мин бу сорауларга җавап эзләп карарга булдым һәм “Азатлык” радиосы өчен махсус кечкенә генә сынау уздырдым.

Сынауның ысулы бик гади - көнне бары тик татарча гына сөйләшеп, бер урыс сүзе дә кыстырмыйча үткәрергә кирәк. Үземә бер көн билгеләдем дә, “эшкә” тотындым.

Башта барысы да бик җиңел булып тоелды, ләкин соңыннан кыенлыклар килеп чыга башлады. Менә ничек булды бу.

Иртән торып мәктәпкә киттем. Автобуста татар чырайлы кондуктор: “У вас что за проезд?” дип эндәште. Аңа “Миндә - проездной”, диеп юл билетымны суздым. Кондуктор минем татарча сөйләшүемә шатланган кебек, елмаеп куйды.

Мәктәптә мин гадәттә барысы белән дә татарча сөйләшәм, тик кайбер вакыт урысча да сүзләр кыстырырга туры килә иде. Ләкин сынау уздырган көнне мин булдыра алганча татарча гына сөйләшергә тырыштым. Тәнәфестә классташлар үзләре дә сизмичә, миңа урысча эндәшәләр. Мин урысча җавап бирергә дип авызымны ачам да, сынау үткәрүемне искә төшереп, татарча җавап бирәм. Шуннан классташлар, үзләре дә сизмичә, минем арттан татарчага күчәләр.

Өченче дәресебез урыс теле дәресе булды. Урыс теле һәм урыс әдәбияты безгә атнасына 8 сагать керә. Бу дәрестә мин авызыма су капкан кебек утырдым. Ярый әле сорамадылар, мөстәкыйль эш яздык.

Дәресләрдән соң “Соңгы кыңгырау”да булачак чыгышларны кабатладык. Татар гимназиясе булсак та, сценариебызда 4 татарча һәм 1 русча җыр бар. Урысча җыр вакытында, сынау уздыруымны истә тотып, авызымны да ачмадым.

Дәресләр, мәктәптәге эшләр беткәч, өйгә юл тоттым. Кайтышлый кибеткә кереп туңдырма алырга булдым. Сатучылар нәрсә соравымны аңламадылар. Бармак төртеп күрсәтергә туры килде. Сатучылар: “Әәә...”, диделәр дә, туңдырманы алып бирделәр.

Шулай итеп, өйгә кайтып җиттем. Ә өйдә без гел татарча сөйләшәбез, шуңа күрә сынау көнен шуның белән төгәлләнде дип санарга да була.

Әлеге “татарча” көн нәтиҗәсендә мин кайбер нәрсәләргә игътибар иттем. Мәсәлән, урамда, кибетләрдә татарча сөйләшүне күп кеше (урыслар да, татарлар да нормаль кабул итә). Игътибарны җәлеп иткән икенче әйбер - классташларым белән сөйләшкәндә, кайбер кызлар “чыкты аркылы күпер” дип сөйләшәләр, ягъни җөмләне дөрес төземиләр. Моның сәбәбе гади булып чыкты - алар урыс телендә фикерлиләр, аннары җөмләләрне башларында татарчага тәрҗемә итеп әйтәләр икән.

Без татар гимназиясендә белем алабыз, күп дәресләрне татар телендә укыйбыз, ә классташларым никтер күбрәк урыс телендә сөйләшә. Минемчә, моның сәбәбе татар телнең бүгенге тормышта кирәклеген аңламауда.

Яшьләрнең ата-аналарында да гаеп бардыр дип уйлыйм. Алар татар теленә җитәрлек игътибар биргәндә, туган телебезгә хөрмәт уята алганда яшьләр дә ана телен ихтирам итәр иде.

Зөләйха Камалова
Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче гимназиядә 11 сыйныф укучысы
XS
SM
MD
LG