Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австрия президенты Татарстан-Австрия бизнес форумына килде


2007 елда Австрия президенты ул чактагы Русия президенты Путин белән очрашты
2007 елда Австрия президенты ул чактагы Русия президенты Путин белән очрашты
Бүген Казанга Австрия президенты Һайнц Фишер җитәкчелегендә бер төркем эшкуарлар килде.

Кичә Мәскәүдә Фишер Русия президенты Дмитрий Медведев белән Русия һәм Европа Берлеге илләре арасында визасыз йөрү мөмкинлекләре, премьер-министр Владимир Путин белән ягулык турында сөйләште.

Шимбә көнне Казанда Татарстан-Австрия бизнес форумы ачыла. Аның ачылышында катнашканнан соң Фишер Казан Федераль Университеты һәм Казан Кирмәненә барачак. Шулай ук аның Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы каралган.

Австрия президентының хатыны Маргит Фишер исә ул арада Татарстанның Милли музееен һәм “Хәзинә” исемле сәнгать галереясын караячак.

Татарстан-Австрия бизнес форумы сәүдә-икътисади хезмәттәшлек һәм инвестицияләргә багышлана.
XS
SM
MD
LG