Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андрей Сахаров тууына 90 ел тулды


Мәшһүр галим, физик, танылган совет диссиденты, хокук яклаучы, Нобель тынычлык бүләге иясе Андрей Сахаров тууына бүген 90 ел тулды.

Бу уңайдан Русиядә һәм чит илләрдә аны искә алу чаралары үтә.

Сахаров торгынлык елларында ук илдә демократик үзгәрешләр кирәклеген күтәреп чыга, үлем хөкемен бетерергә, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарырга чакыра.

1980 елда ул хатыны Елена Боннер белән бергә кулга алына һәм хөкемсез Горький шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Алар анда 8 ел үткәрә. Совет хакимиятләре аңа бирелгән югары бүләкләрен тартып ала.

1988 елда Европа парламенты “Фикер хөрлеге өчен” Андрей Сахаров исемендә бүләк булдырды.
XS
SM
MD
LG