Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә хәрби хезмәткә чакыруга каршы протест чаралары үтте


Бүген Русиянең берничә шәһәрендә хәрби хезмәткә чакыруга каршы протест чаралары үтте.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, Киров шәһәрендә яшьләрнең “Оборона” исемле демократик хәрәкәте вәкилләре “Армия профессиональ булырга тиеш!” дигән шигарләр күтәреп пикет оештырган.

Сарытау шәһәрендә берьюлы 3 пикет үткән –Русиянең социалистлар хәрәкәте, антифашистлар һәм “Солидарность” хәрәкәте активистлары Русия армиясенең киләчәгенә карата үз карашларын җиткерде.

Мәскәүнең “Чистые пруды” бистәсендә бер төркем кызлар “Егетләрне башка чакырмагыз!”, “Армиягә җибәрмим!” дигән шигарләр тотып митинг оештырды.

Петербурда хәрби хезмәткә чакыруга каршы протест чарасын “Солдат аналары комитеты”, “Оборона”, “Солидарность” хәрәкәтләре һәм “Яблоко” партиясенең җирле бүлекчәсе оештырды.
XS
SM
MD
LG