Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда II Халыкара Болгар форумы ачылды


Бүген Казан кирмәнендә Халыкара Болгар форумы ачылды. Өч көн барачак җыенда Русия һәм Европа илләреннән 60тан артык галим катнаша.

Җыенны Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев ачып җибәрде. Әлеге чара узган ел аның башлангычы белән булдырылган иде.

Татар-информ агентлыгы хәбәр итүенчә, әлеге җыенда болгар цивилизациясе чыганаклары, Алтын Урда чорында Идел буе халыкларының шәһәр һәм дала мәдәниятләре өйрәнелә, Болгар тыюлыгын үстерү юллары тикшерелә.
XS
SM
MD
LG