Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Австрия белән хезмәттәшлек итәргә килеште


Һайнц Фишер һәм Рөстәм Миңнеханов (у)
Һайнц Фишер һәм Рөстәм Миңнеханов (у)
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан кирмәнендә Австрия президенты Һайнц Фишер белән очрашты. Матбугат очрашуы вакытында тарафлар төрле тармакларда, беренче чиратта сәүдә-икътисад, шулай ук, сәламәтлек, мәгариф, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә ниятләрен белдерде. Шул хакта берничә килешү имзалаган.

Шимбә көнне ике президент Татарстан-Австрия эшкуарлык форумы ачылышында катнашты.

Миңнеханов сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда Австрия капиталы катнашында 12 ширкәт теркәлгән. Австрия ширкәтләре белән хезмәттәшлек арта барачак, диде ул. Татарстан президенты шулай ук Казан белән Вена арасында туры очышлар башлау кирәклеген дә әйтте.

Һайнц Фишер бу сәфәрен уңышлы дип бәяләде һәм татарларның кунакчыллыгына югары бәя бирде. Сәфәр барышында ул шулай ук Казан университеты, Кол Шәриф мәчете һәм Благовещен чиркәве белән танышты.

Австрия президенты Русиягә сәфәре кысаларында Казанга җомга көнне килде. Моның алдыннан ул Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин белән очрашты.
XS
SM
MD
LG