Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:18

Сембердә күренекле галим һәм хокук яклаучы Андрей Сахаровның 90 еллык юбилеен киң билгеләделәр. Сәбәбе дә юк түгел: ул биредә 3 ел чамасы яшәгән.


Булачак олуг шәхес 1942 елның 2 сентябрендә бу якларга ничек килеп урнашуы турында үз хатирәләрендә дә язып калдырган. Университет тәмамлагач, ул Ульяновскидагы Володарский исемендәге патрон заводына эшкә юнәлтелә. Иделнең уң ягындагы биеклектән карап, Түбән Иделаръягы бистәсендә ул күп чакрымнарга сузылган фабрик биналарын һәм соры бараклар күрә.

Башта ул Мәләкәс районында урман кисә. Әлбәттә, зыялы гаиләдә туып үскән егеткә бу авыр була. Андрей Сахаров үз хатирәләрендә Сталин турында беренче мәртәбә начар сүз ишеткәнен дә язып калдырган. Бер эшченең: “Әгәр ул урыс булса, халыкка мәрхәмәтлерәк булыр иде”, дигән сүзе аеруча исендә калган. Урман эшендә Сахаров озак эшләми: кулы җәрәхәтләнү аркасында аны шәһәргә кайтаралар.

Башта Володарский исемендәге патрон заводында кече технолог булып урнаша. Аны эшчеләргә карата начар мөнәсәбәт аеруча борчыган. Сыйфатсыз металлдан ясалган детальләр саналмый, эшче гаепсез булса да, аның өчен эш хакы язылмый. Эш вакыты – көненә 11 сәгать, ял көннәре дә юк. Хатын-кызлар да ир-ат белән бер үк дәрәҗәдә тир түгә. Хәтта балигъ булмаган кызлар да. Төшке аш – берничә кашык тары ярмасы боткасы. Карточкаларга ипи алу ифрат та катлаулы, ә башка азык-төлек бөтенләй юк та.

Заготовкалар цехыннан Андрей Сахаров бик күңелсез хәлдә китә. Сыйфатсыз металлдан детальләр ясау ярамый. Беркем дә җаваплылыкны үз өстенә алмый: кече технолог Сахаров гаепле булып чыга. Шуннан соң аны заводның үзәк лабораториясенә юнәлтәләр. Һәм нәкъ шунда аның таланты файдалы булып чыга да инде. Нәтиҗәдә 3000 сумлык премиягә дә лаек була әле. Бу – 4 айлык эш хакына тиң булган бит.

Лабораториягә килеп урнашуның икенче кулай ягы – беренче мәхәббәт: химия бүлегендә эшләүче Клавдия Вихирева белән танышу. Андрей Сахаров Клавдия фатирында яши башлый, алар бик тату яшиләр. Клавдиянең әтисе Вихирев 1975 елда вафат булганда, Сахаров танылган диссидент булып өлгерә инде. Бабасын күмәргә кайткач, мәрхүмне җирләүчеләр Сахаровтан читтәрәк торуны кулай күрәләр, аның белән аралашмаска тырышалар.

Хәзер исә барчасы да Сахаров белән таныш булулары белән горурланып яшиләр. Сахаров яшәгән йортның да абруе зур: бу бина шәһәрнең Түбән терраса дигән өлешеннән Югары террасага күчерелә. Бүген дә бу йорт Тельман урамында исән-имин саклана. Аны җирле халык Сахаров йорты дип тә атый, чөнки Сахаровка багышланган мемориаль такта һәркемне кызыксындыра. Экскурсантларны да, җаен табып, шушы йорт белән таныштыралар. 21 майда 10 сәгатьтә әлеге бина янына бихисап чәчәк бәйләмнәре куелды.

Көндезге сәгатьтә “Октябрьская” исемле кунакханәнең банкетлар залында зур тантаналы чара оештырылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG