Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химки урманын саклаучылар пикет үткәрде


Бүген Мәскәүдә Химки урманын саклаучылар пикет үткәрде. Бу чараны мохит саклаучылар, Мәскәү шурасы, “Яблоко” партиясе, “Солидарность” һәм “Сул фронт” хәрәкәте активистлары оештырган.

Мохит саклаучылар урман кисүне канунсыз дип саный һәм Мәскәү-Петербур юлын төзү өчен башка юл табарга таләп итә.

Дүшәмбедә Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасының утырышы үтә. “Сул фронт” хәрәкәте җитәкчесе Сергей Удальцов Азатлык радиосына хәбәр итүенчә, бу утырышта Химки урманы тирәсендәге вазгыять тикшерелергә тиеш.
XS
SM
MD
LG