Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:19

Обама Пакстанда яңа операция башкарырга әзерлек белдерде


Лондон – Кушма Штатлар президенты Барак Обама, Пакстанда тагын бер террорчы җитәкче сыенуы ачыкланса, аңа каршы да махсус операция башкарырга әзер булуын белдерде.

Бу турыда ул Британиянең Би-Би-Си телевидениесенә биргән әңгәмә вакытында, “Талибан җитәкчесе Омар мулланың Пакстанда йә башка мөстәкыйль илдә булуы ачыкланса, Сез нәрсә эшләр идегез” дигән сорауга җавап рәвешендә әйтте.

“Без Пакстанның мөстәкыйльлеген ихтирам итәбез, ләкин төп вазифабыз – Кушма Штатларның иминлеген тәэмин итү” диде Обама.

2 майда Әл-Каидә җитәкчесе Осама бин Ладенны юк итү операциясе уңаеннан Пакстан рәсмиләре Вашингтонга ризасызлык белдергән иде.

Киләсе атна Обама Европа илләренә 6 көнлек сәфәр башлый. Ул Ирландия, Британия, Франция һәм Польшада булыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG