Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиянең Бенгази шәһәрендә Европа Берлеге вәкиллеге ачылды


Бенгази – Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафига каршы торучы гыйсьянчылар кулындагы Бенгази шәһәрендә бүген Европа Берлегенең вәкиллеге ачылды.

Ачылу тантанасында Европа Берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Кэтрин Эштон катнашты.

Эштон гыйсьянчыларның Милли шура башлыгы Мостафа Әбдел Җәлил белән очрашып, Европа Берлегенең һуманитар ярдәм проектлары турында сөйләшүләр үткәрде.

Либиядә хөкүмәт көчләре белән гыйсьянчылар арасында каршылык февраль аеннан бирле дәвам итә. Рәсми Брюссель Каддафи режимы белән элемтәләрен өзүен белдерде.
XS
SM
MD
LG