Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:56

Самарда чыгучы "Азан" газеты үзенең юбилей бәйрәмен үткәрде. Чара бәйрәм концерты буларак "Яктылык" мәктәбенең актлар залында үтте.


Самар өлкәсендә 130 мең татар яши, шуларның 40 меңе Самарның үзендә көн күрә. Самар татарлары өч газет чыгара. Алар түбәндәгеләр: “Бердәмлек,” “Азан” һәм “Ислам нур.”

“Бердәмлек” татар телендә чыгып килсә, “Ислам нур” үзенең материалларын татар һәм рус телләрендә биреп килә. “Азан” үзенең дүрт битен дә русча гына бастыра.
Өч татар басмасы. Өчесе өч төрле. Һәммәсенең үз юнәлеше, үз укучысы бар.

Майның 20сендә “Яктылык” мәктәбенең актлар залында татар җәмагатьчелеге мөхәррир Шамил Галимовка иң изге теләкләрен белдерде. Өч сәгатькә якын барган тантана музыкаль номерлар белән уралып барды.

Шамил Галимов әлеге чарадан канәгать булуын белдерде: “Тантана үзенә бер гаилә бәйрәмен хәтерләтте. Талыктыру хисе сизелмәде”, диде ул.Шунда ук киләчәккә уй-хыяллары белән бүлеште ул: дүрт битлек газетны атналык сигез битле итеп күрәсе килгәнен әйтте.

Шамил Галимов мөхәррир генә түгел. Ул әле татар авылларының тарихын да язып, китап итеп бастырып килә.

“Азан”, урыс телендә чыкканлыгы белән, Самар татарларын җитәкчеләр белән тоташтыручы бер күперчек булып та хезмәт итә,” диде газетны яратып укучы Наилә Сабирҗанова.

XS
SM
MD
LG