Accessibility links

“Нәүрүз” төрки халыкларны Казанда җыя


30 майдан 3 июньгә кадәр Казанда төрки халыкларның X халыкара “Нәүрүз” театр фестивале узачак. Чираттагы “Нәүрүз” фестивале төрки халыклар өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе булыр, ди оештыручылар.


Башка еллардан аермалы буларак, быелгы фестиваль программасында төрки телле курчак театрлары һәм ачык мәйданда уйналучы спектакльләр көтелә. Моннан тыш, фестиваль кысаларында төрки халыкларның милли драматургиясе һәм режиссурасы хакында түгәрәк өстәл, төрки дөньяның әйдәп баручы театр әһелләре белән остаханәләр үткәреләчәк. Шулай ук фестивальдә катнашучы һәр төрки халыкның милли үзенчәлеген һәм иҗади хәзинәләрен чагылдырган театраль концертлар оештырылачак.

1989 елны Советлар Берлегенең театр эшлеклеләре оешмасы карары белән Алматы шәһәрендә Урта Азия республикалары һәм Казакъстан драма театрларының беренче "Нәүрүз" фестивале үткәрелә. Фестивальдә катнашучы коллективларның күпсанлыгы һәм тәкъдим ителгән әсәрләрнең төрлелеге киң катлам театраль җәмәгатьчелекнең зур кызыксынуын уята, фестивальне оештыручылар арасында әлеге бәйгене ел саен уздыру фикере хуплана. 1990 елда – Бишкәк, 1991 елда – Дүшәнбе, 1992 елда – Ташкент, 1993 елда Ашхабад шәһәрләрендә "Нәүрүз" фестивале үтә.

Советлар Берлегенең таркалуы аркасында ел саен оештырылырга тиешле "Нәүрүз" фестивале биш ел дәвамында уздырылмый. "Нәүрүз"нең яңарышы 1998 елда Татарстан җитәкчелеге башлангычы белән тормышка аша һәм хөкүмәт карары нигезендә төрки халыкларның VI халыкара "Нәүрүз" театр фестивале Казанда үткәрелә.

Шул елдан фестиваль Татарстан җирлегендә төпләнә, халыкара дәрәҗәсен ала һәм 4 елга бер, ә 2009 елдан ике елга бер уздырыла башлый.

Әлеге фестиваль Русия һәм аннан тыш яшәүче төрки халыкларның мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту максатыннан үткәрелә. Шулай ук оештыручылар төрки халыклар арасында театраль мохитне киңәйтү, иҗат коллективлары арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуны күз алдында тота.

Шунлыктан быелгы "Нәүрүз" театр фестиваленә 550 катнашучы һәм кунак киләчәк дип көтелә. Казанга Германия, Япония, Төркия, Казакъстан, Төркмәнстан, Молдова һәм Русиянең Якутия, Алтай, Тыва, Дагыстан, Хакасия кебек өлкәләреннән театр труппалары киләчәк. Фестивальнең махсус кунаклары: Лев Додин җитәкчелегендәге “Кече драма театры – Европа театры” һәм якут җырчысы Степанида Борисова.

Степанида – тамак төбе белән җырлаучы күренекле этник җырчы. Ул башкарган борынгы аһәңнәрнең тирән тәэсире тамашачыны сокландыра. "Аның тавышын, энергетикасын тамаша залына гына сыйдыру мөмкин түгел, шуның өчен "Нәүрүз" фестивале кысаларында Степаниданың урам концертлары оештырылачак", ди оештыручылар.

Бөтен дөньяга танылган Лев Додин җитәкчелегендәге театр исә фестивальгә А.Чеховның «Өч сеңел» спектаклен алып килә.

Фестивальне оештыру комитеты


Әйтергә кирәк, Үзбәкстандагы каракалпак халкы театры да фестивальдә катнашырга теләк белдергән булган. Әмма илдәге сәяси вазгыять аркасында алар Казанга килә алмый. Г.Камал исемендәге дәүләт академия театры җитәкчесе Шамил Закиров исә бу театрның алдагы елларда фестивальдә катнашачагына ышана.

Фестиваль 30 майда Казанда төрки халыклар театрларының бәйрәм парады һәм Г.Камал театры каршындагы мәйданында узачак театраль концерт белән ачылачак.

"Әлеге чара Казан һәм Татарстан тамашачысы өчен оештырыла. Күпчелек тамашачы күрә алсын өчен, аның ачылышын ачык һавада уздыру максатка ярашлы булачак", ди фестивальнең режиссеры Радик Бариев.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев сүзләренә караганда, фестивальгә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми. "Бер яктан халык битараф булса, федераль җитәкчелек тә халыкара дәрәҗәдәге фестивальгә күзен йома", ди ул.

Әмма "Нәүрүз"не төрки илләрдә хуплыйлар. Шунлыктан вакыт узу белән, аның дөньякүләм дәрәҗәдәге вакыйгага әйләнү мөмкинлеге булачагына ышана оештыручылар.
XS
SM
MD
LG