Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссель Сүрия һәм Иранга яңа чикләүләр кертә


Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Брюссельдәге очрашуда Иран белән Сүриягә каршы яңа чикләүләрне раслады.

Чикләүгә дучар кешеләр исемлегенә беренче мәртәбә Сүрия президенты Бәшәр Әсад та кертелде. Исемлектәгеләргә Евроа Берлегенә керү тыела, аларның банк хисаплары туңдырыла. АКШ та Сүрияшә каршы шундый чикләүләр кертә.

Көнбатыш илләре Сүрия хакимиятен хөкүмәткә протест белдерүчеләргә карата репрессияләрне туктатырга чакырып килә.
XS
SM
MD
LG