Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия фәлестин төркемнәренең татулашу килешүен хуплый


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров ике көндәш фәлестин төркеме Фатаһ белән Һәмас арасындагы татулашу килешүенә хуплау белдерде.

Лавров бүген ике тараф вәкилләре белән очрашканнан соң Мәскәүдә чыгыш ясап килешүне “тарихи” дип атады һәм ул Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыруга ярдәм итәчәк диде.

Лавров әйтүенчә, тарафлар 4 майда Каһирәдә имзаланган татулашу килешүен тәфсилләп төгәлләүче килешү имзалаган.

Әмма Хәмасны террорчы оешма дип санаучы Израил бу төркемне үз эченә алган Фәлестин хөкүмәте белән сөйләшмәячәген белдерә.
XS
SM
MD
LG